16+

Ирләр колагына хәдисләр

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:

Ирләр колагына хәдисләр

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:

– Бу дөньяда алып була торган нәрсәләрдән иң яхшысы – изге-игелекле хатын.

– Сездән (ирләрдән) иң яхшылары шул, кем үзенең хатынына һәм кызларына яхшырак мөнәсәбәттә.

– Ир – хатынына, ә ул иренә мәхәббәт белән караган чакта Аллаһы Тәгалә аларга Үзенең рәхмәте белән карый.

– Хатын-кызларның иң яхшылары – Аллаһка ышанып мәрхәмәтле булганнары һәм күп бала табучылары. Хатын-кызларның иң начарлары – тәкәбберләр һәм ярым-шәрә йөрүчеләр.

– Хатын-кызларның тупаслыгын (кабынып начар сүзләр әйтүләрен) дәшмәү белән җиңегез.

– Ир кеше хатынын ачуланганда, тегесе “ярар, ярар” дип торса – өйдә тынычлык булыр. Хатын “тузынганда” ир дәшмичә калса – өйдә тынычлык булыр (бу – тыныч яшәүнең кагыйдәсе).

– Иманлы ир иманлы хатынына нәфрәт белән карарга тиеш түгел. Әгәр аңа хатынының бер сыйфаты ошамаса, ул аның холкының икенче сыйфаты белән канәгать булып торырга тиеш.

– Хатын-кыз кәкре кабыргадан яратылган. Әгәр аны “турайтырга” тырышсаң – сындырачаксың. Әгәр (күнеп) аңа тимәсәң, аның кәкрелегенә карамастан, ләззәтләнә алачаксың.

Ришат Курамшин әзерләде

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X