16+

Кабактан цукат (шикәрле җимеш)

Моның өчен 1 кг чистартып туралган кабак, 2 әфлисун, 300 гр шикәр комы кирәк булачак.

Кабактан цукат (шикәрле җимеш)

Моның өчен 1 кг чистартып туралган кабак, 2 әфлисун, 300 гр шикәр комы кирәк булачак.

Тураган кабакны кәстрүлгә салып, шикәр комы белән болгатып куйдым. Үз суы чыгып, шикәре эреп беткәч, әфлисунны турап салдым һәм газга кайнатырга куйдым. 10 минут тирәсе кайнаткач сүндереп, 6-7 сәгатькә калдырдым. Аннан соң дуршлагка бушатып, 2 сәгать тирәсенә калдырдым. Суы саркылган кабакларны электр киптергечендә киптердем. Киптергечтә 70 градуста 12 сәгать тотам. Әфлисунны шулай ук киптерәм. Кипкән цукатларга ябышмасын өчен, әзрәк шикәр пудрасын сибеп болгатып куям.

Кабакны пешергәндә чыккан сокны 1 литрга 0,5 чәй кашыгы лимон кислотасы салып кайнатып да банкаларга тутырам. Бик тәмле һәм файдалы сок-компот була ул.

Кадрия Ишмурзина
Кукмара

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading