16+

Чәк-чәк - беренче!

Юкка гына, бик тәмле һәм файдалы – татар халык ашлары, дип җырламыйлар шул.

Юкка гына, бик тәмле һәм файдалы – татар халык ашлары, дип җырламыйлар шул.

Милли ризыгыбыз чәк-чәк "Россия тәмнәре" конкурсында "Безне сайлыйлар" номинациясендә җиңде. Конкурс нәтиҗәләрен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында ясадылар. Тантанага шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чакырулы иде.

«Без Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына шундый конкурс өчен чын күңелдән рәхмәтле. Һәр милли ризык үзенчәлекле, әмма мондый бәйгеләрдән башка алар турында беркем дә белмәс иде", –диде ТР Президенты.

Татарстаннан конкурста 17 бренд катнашты. Алар арасында бал, казылык, каймак, катык, квас, татар чәе,, кәҗә сөтеннән сыр, виноград эчемлеге, какланган үрдәк бар иде. Җиңүчеләрне халык тавыш бирү юлы белән сайлаганнар. Анда 1,1 миллионнан артык кеше катнашкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading