Шәһри Казан

Дүрт аяклы, өч куллы бала туган

Һиндстанда бер хатын-кыз дүрт аяклы, өч куллы кыз бала тапкан, дип хәбәр итә Daily Mail сайты.

Реклама

Әлеге кызның сау-сәламәт игезәк энесе дә туган. Табиблар сүзләренчә,ана кеше өч бала табарга тиеш булган. Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында ике игезәк бер-берсе белән кушылган. Хатын-кыз бер тапкыр да УЗИ ясатмаган булган. Шуңа балаларның ничек туасын алдан белмәгәннәр.
Хәзер яңа туган сабыйны башка хастаханәгә күчерәләр. Анда аның артык аякларын һәм кулын кисеп алачаклар. Әлеге операциядән соң ул нормаль тормыш белән яши алачак, - ди белгечләр.    

фото - pixabay.com   

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: