16+

Эштә зыян күрүчеләргә түләүләр буенча үзгәрешләр кертелә

1 июльдән производстводагы бәхетсезлек очракларыннан зыян күрүчеләргә һәм һөнәре белән бәйле авырулары булганнарга түләүләр «МИР» илкүләм түләү системасы картасына күчереләчәк.

1 июльдән производстводагы бәхетсезлек очракларыннан зыян күрүчеләргә һәм һөнәре белән бәйле авырулары булганнарга түләүләр «МИР» илкүләм түләү системасы картасына күчереләчәк.

Әгәр иминият пособиеләре алучының «Мир» картасы булмаса, аны рәсмиләштерергә кирәк, дип хәбәр итә ТР буенча Россия Социаль фонды. Карта счеты ачылганнан соң, яңа реквизитларны алучының шәхси делосы яткан социаль фонд бүлегенә бирергә кирәк булачак. 

Үзгәрешләр түләүләр почта элемтәсе бүлекчәләре яки башка оешмалар аша китерелгән, кредит оешмаларындагы счетларга (вкладка) күчерелгән кешеләргә кагылмаячак, дип хәбәр итә ТР буенча Социаль фонд бүлекчәсе матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading