16+

Ковидлылар өчен булдырылган урыннарның 9,5 проценты гына буш

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр өстәмә мобиль төркемнәр халыкны эш урынында вакцинацияләячәк.

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр өстәмә мобиль төркемнәр халыкны эш урынында вакцинацияләячәк.

Татарстанда коронавирус белән авыручылар өчен хастаханәләрдә 7,5 мең урын әзерләнгән. Шуларның бары 9,5 проценты гына буш. Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков шундый саннар китерде.

“Республикада коронавирус белән бәйле вәзгыять катлаулы. Үлем белән идарә итү өчен авыру белән идарә итү кирәк. Авыру белән идарә итүнең ике генә юлы бар. Аның берсе — чикләүләр кертү, икенчесе — вакцинация. Башка юл юк”, - дип бәяләде министр.

Хәзерге вакытта республикада коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясый торган 180 пункт эшли. 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр өстәмә мобиль төркемнәр халыкны эш урынында вакцинацияләячәк. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading