16+

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Русча җырламыйм, хатынымны да сәхнәгә алып менмим»

Ришат Фазлыйәхмәтов тормышында сөенечле яңалыклар күп.

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Русча җырламыйм, хатынымны да сәхнәгә алып менмим»

Ришат Фазлыйәхмәтов тормышында сөенечле яңалыклар күп.

Зур сәхнәдә чыгыш ясавына — 20 ел, Казанда концерт куярга әзерләнә, моңа өстәп, Татарстанның атказанган артисты исемен дә алды. Ришат белән җәһәт әңгәмә кордык.

— Беренчедән, Татарстанның атказанган артисты исемен алу белән котлыйм! Көттеңме?

— Минем өчен бик шатлыклы хәбәр, зур дәрәҗә. Дөресен әйткәндә, «Кайчан бирерләр икән?» — дип көтеп йөрмәдем. Аллаһ Тәгалә кайчан насыйп итәсен беребез дә белми. Бу елны менә шундый сөенечле хәбәрләр белән йомгаклыйм. 2006 елда Салават абый белән гастрольләргә чыгып киткән идем. Өч ел аның белән эшләдем. Сәхнә тормышым шулай башланды.

Ришат. фото с архива

— Соңгы тапкыр Казанда концертны да Салават Фәтхетдинов белән бергә оештырган идең бугай?

— Әйе, миңа 35 яшь, ә Салават абый үзенең 35 нче сезонын билгеләп үтте. Бу күптәнге хыялым иде. Быел да "Пирамида«да тамашачыларны җырларым белән сөендерермен дип уйлыйм. Концертны Фәрит Галиев алып бара. Сценарийны да ул язды. Минемчә, сәхнәдә һәркемнең үз эше булырга тиеш. Җырчы — җырлый, алып баручы — алып бара.

— Татар эстрадасында яңа тренд: җырчылар рус телендә җыр чыгара йә тормыш иптәше белән җырлый. Бу алымның берәрсен сынап карыйсың килмиме?

— Җырчының эше шул инде, ул җырларга тиеш. Минем исә үз юлым. Тормыш иптәшемне дә сәхнәгә «алып менмим», русча да җырламыйм. Татар булып туганмын, татар булып яшим, татарча җырлыйм. Шушы юлдан тайпылмыйм. Бу — минем шәхси фикерем.

— Эльмира операция кичергәч, күпләр сездән гаилә ишәюе турында яңалыклар көтә кебек...

— Баланы көн саен кибеттән генә кереп алып кайтып булмый. Аллаһ Тәгалә кайчан насыйп итә инде, шул вакытта булыр. Сез иң беренче белерсез, борчылма (көлә).

— Казан концерты белән сезонны йомгаклыйсыңмы, әллә концертлар буламы әле?

— Арча, Балтач, Сарман, Ульяновск якларына барасым бар әле. Күптән түгел генә Йошкар-Олада, Түбән Камада чыгыш ясадым.

Ришат. фото с архива

— Туган якта җырлау рәхәтрәкме?

— Туган якта чыгыш ясау, әлбәттә, рәхәт. Гомумән, зал кечерәк булган саен сәхнәдә чыгыш ясау җиңелрәк кебек. Тамашачының йөзен күргәч, аның белән сөйләшкән, аралашкан төсле буласың. Зур залда концерт кую да рәхәт. Анда инде студент кебек имтихан тотасың.

— Элек җырчылар авыллардан кайтып керми иде, ә хәзер авылга концерт белән килүче юк кебек. Ни өчен?

— Беренчедән, чыгымнар күп. Авыл мәдәният йортында концерт куйсаң да, экранны тоташтырырга, җиһазларны көйләргә, төркемгә түләргә кирәк. Бу «Авылда концерт куймыйм», — дип йолдызланып йөрүдән түгел. Икенчедән, авылда яшәүчеләр дә бик теләп район үзәгенә килә. Кайвакыт авылдан җыелып, автобуслар белән дә киләләр, монысы да бик күркәм. Тамашачыга рәхмәт! Җырчының тамашачысы, тыңлаучысы булганда гына ул җырчы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading