16+

Кышкы урманда әниләре ялангач калдырып чишендергән балалар реанимациягә эләккән

Әниләре чишендереп салкында калдырган өч бала реанимация бүлегендә дәвалана, хәлләре тотрыклы, дип хәбәр итте РФ президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Анна Кузнецова.

Әниләре чишендереп салкында калдырган өч бала реанимация бүлегендә дәвалана, хәлләре тотрыклы, дип хәбәр итте РФ президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Анна Кузнецова.

Аның сүзләренә караганда, "бераз гына соңга калсак, нәтиҗә котылгысыз булырга мөмкин иде", дип яза "Интерфакс"
Мәскәү өлкәсендә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ксения Мишонова хәбәр иткәнчә, үзен һәм өч баласын салкында туңдырырга теләгән хатын-кыз Мәскәү астындагы бистәдә быелның гыйнвар башыннан бирле яши башлаган. Әлеге гаилә моңарчы балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе тарафыннан күзәтүдә тормаган.
12 февральдә Яңа Мәскәү территориясендә, салкында өч баланы ялангач килеш калдырган хатын-кызга карата ике һәм аннан күбрәк кешене үтерергә омтылу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылуы турында билгеле булды.
Төрле дәрәҗәдәге туңу билгеләре булган балалар шәһәр хастаханәсенә китерелгән, хәзер алар биредә дәвалану ала.
"Шәһри Казан" моңарчы әлеге тема буенча язып чыккан иде: Бер ана балаларын урманга алып чыгып чишердергән һәм гыйбадәт кылырга мәҗбүр иткән.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading