Шәһри Казан

Март аенда һава торышының нинди булачагы билгеле булды

Быелгы март 1984 ел сценариен кабатларга мөмкин ди белгеч.

Россия Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина “Российская газета”га сөйләвенчә, март аенда илебезнең Европа өлешендә һава торышы климатик нормада булачак. 

Киров өлкәсе, Пермь крае, Башкортстанда, Себернең барлык территориясендә, Уралда гадәттәгедән бераз җылырак булыр дип фаразлана. 

Реклама

Мәскәүдә һава торышы климатик норма тирәсендә булачак. Бу төнлә температура -5 градус, ә көндез +6 га кадәр җылына дигән сүз. 

Әмма быелгы март 1984 ел сценариен кабатларга мөмкин, ди Людмила Паршина. Ягъни температура 0 градус тирәсендә генә “тибрәлү” ихтималы. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: