Шәһри Казан

Әнисен күрер өчен 230 мең сум түләгән

Казанда 59 яшьлек берәү әнисе янына чит илгә барырга җыенган булган.

Әмма, 2014 елдан бирле түләнмәгән бурычлары 230 мең сумга җыелган. Закон нигезендә, алиментлары 10 мең сумнан, башка бурычлары 30 мең сумнан арткан очракта, Россия чиген чыгарга рөхсәт ителми. Бу кеше дә әнисе янына бару өчен 230 мең сум бурычын түләргә мәҗбүр булган.

Реклама

Татарстан суд приставлары чит илгә җыенучыларга алдан үк бурычлар турындагы мәгълүматны тикшерергә киңәш итә. Бурычларны суд приставларының рәсми сайтыннан карарга була. Бурычны түләгәннән соң, приставларга хәбәр итәргә кирәк. Чөнки түләүләр тиз генә барып җитмәскә мөмкин. Суд приставлары уңай карар чыгарганнан соң бер тәүлек узгач, кеше чит илгә чыга ала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: