Мишустин өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга пособиеләр рәсмиләштерүне гадиләштерде.
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга пособие рәсмиләштерүне гадиләштерергә мөмкинлек бирә торган күрсәтмәгә кул куйды. Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, документ 2020 елның 1 ноябреннән эшли башлаячак.
"Хәзер гражданнарга түләүне рәсмиләштерү өчен алиментлар турында белешмәләр булган документларны күрсәтергә туры килмәячәк", - дип белдерделәр хөкүмәттә.
Дәүләт органнары бу мәгълүматны ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы ярдәмендә алачак, дип билгеләп үтелә.
Хәбәрдә пособиене МФЦда яки дәүләт хезмәтләре порталында да рәсмиләштерергә мөмкин диелә.
Фото "ШК" архивыннан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар