16+

Фәрит Абдулганиев: «Татарстанда 175 милләт дус-тату яши»

Татарстанда 175 милләт вәкиле яши, 265 милли-мәдәни иҗтимагый оешма эшли.

Фәрит Абдулганиев: «Татарстанда 175 милләт дус-тату яши»

Татарстанда 175 милләт вәкиле яши, 265 милли-мәдәни иҗтимагый оешма эшли.

Республикада ел саен өч меңнән артык этномәдәни чара үткәрелә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Абдулганиев Мәскәүдә узган милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек Советы утырышында сөйләде.

Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган чара РФ Федераль Җыены Федерация Советы каршындагы Совет утырышында узды. Анда сенаторлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, экспертлар һәм төбәкләр делегацияләре дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты. Утырышны Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев алып барды.

Абдулганиев. фото госсовет

Фәрит Абдулганиев билгеләп үткәнчә, Татарстанда төрле халыкларның һәм диннәрнең тыныч-тату яшәве күпьеллык системалы эш нәтиҗәсе булып тора. Республика төрки, славян һәм фин-угор халыкларын, ислам һәм христиан цивилизацияләрен, аларның рухи-әхлакый кыйммәтләрен берләштерә.

Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына Юлламасында әйтелгән фикерләрне дә искә төшерде. Республика җитәкчесе системалы эш нәтиҗәсендә Татарстанның милләтара һәм конфессияара татулык үрнәгенә әверелүен ассызыклаган иде.

175 милләт, 265 милли оешма

Бүген Татарстанда 175 милләт вәкиле яши. Республикада 13 Халыклар дуслыгы йорты һәм үзәге, 109 милли-мәдәни үзәк эшли. Татарстан Халыклары ассамблеясе составына 40 милләтне берләштергән 265 милли-мәдәни иҗтимагый оешма керә.

Яшьләр белән эшләүгә дә зур игътибар бирелә. Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе республикадагы милли-мәдәни оешмаларның 30 яшьләр хәрәкәтен берләштерә, муниципаль районнарда һәм шәһәрләрдә аның 20 вәкиллеге бар.

Абдулганиев. фото госсовет

Милләтара татулыкны ныгытуда дәүләт органнары каршында эшләүче махсус комиссияләрнең дә роле зур. Аерым алганда, Татарстан Рәисе каршында Премьер-министр җитәкчелегендә рус теле мәсьәләләре буенча комиссия эшли. Ә Татарстанда яшәүче халыкларның татар һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре белән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары җитәкчелегендәге комиссия шөгыльләнә.

— Бу органнар хакимият вәкилләренең формаль очрашу урыны гына түгел. Комиссияләр дәрәҗәсендә, аларның эшендә актив җәмәгать эшлеклеләре катнашында, яңа эш формалары эшләнә һәм гамәлгә кертелә, — дип билгеләп үтте Фәрит Абдулганиев.

30дан артык телне өйрәнү мөмкинлеге бар

Республикада туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләсенә мәгариф системасында да зур игътибар бирелә. Мәктәпләрдә татар, чуаш, удмурт, мари һәм Идел буе халыкларының башка телләрен өйрәнү өчен шартлар тудырылган.

Моннан тыш, якшәмбе мәктәпләренең 111 бүлегендә ике меңгә якын бала белем ала. Анда азәрбайҗан, әрмән, башкорт, бурят, грузин, кыргыз, корея, алман, таҗик, үзбәк, якут һәм башка телләр, шулай ук 30 милләтнең мәдәнияте өйрәнелә.

Татарстанда 2190 дини оешма һәм 2109 гыйбадәт объекты эшли. Ел саен республикада өч меңнән артык этномәдәни чара үткәрелә.

Фәрит Абдулганиев фикеренчә, милли-мәдәни оешмаларның эшчәнлеге телләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау белән генә чикләнми. Алар волонтерлык, хәйриячелек белән дә шөгыльләнә, гомумгражданлык бердәмлеген ныгытуга өлеш кертә.

— Без милләтара өлкәдә парламент контролен Дәүләт Советы Президиумы һәм мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча профильле комитет дәрәҗәсендә генә түгел, ә төрле форматларда, шул исәптән фәнни һәм агарту чараларында экспертларыбызны җәлеп итеп тә көчәйтәчәкбез, — дип йомгаклады чыгышын Татарстан парламенты җитәкчесе.

Абдулганиев. фото госсовет

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading