Россия Президентын сайлаулар киләсе елда узачак. Сайлау кампаниясе әле башланмаган, Владимир Путин әлегә бу вазифага дәгъва кылу нияте турында белдермәгән.
Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков ассызыклаганча, хәзерге дәүләт башлыгы белән электораль планда кемдер ярыша алмаячак. Аның сүзләренчә, бүген җәмгыятьнең Президент тирәсендә моңарчы күрелмәгән берләшүе белән Путин абсолют лидер сәясәтче. Песков бу "кемдер бәхәсләшә алмаган хакыйкать"дип билгеләп үтте.
Комментарийлар