Шәһри Казан

Россия гражданлыгын вәгъдә итеп акча эшләүче кулга алынган

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мошенниклыкта гаепләнүче 54 яшьлек Яшел Үзән кешесе тарафыннан зыян күрүчеләрне эзли.  

Реклама

Әлеге ир-атны 23 гыйнвар көнне полиция һәм Росгвардиянең СОБР хезмәткәрләре берлектә үткәргән операция вакытында Киров районында кулга алалар. Тикшерү фаразы буенча, ул чит ил кешеләренә Россия гражданлыгын яки вакытлыча яшәүгә рөхсәт алуда үзенең ярдәмен тәкъдим иткән, мигрантлардан акча алганнан соң юкка чыккан. 
Полиция хезмәткәрләре кулга алынучының тугыз тапкыр шундый җинаять кылганлыгын ачыклаган, әмма зыян күрүчеләр күбрәк тә булырга мөмкин. Бу эш белән Яшел Үзән кешесе 2014 нче елдан бирле шөгыльләнгән.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: