16+

Синоптиклар фаразы: Татарстанда кырау төшүе көтелә

Республика территориясендә салкынча һава торышы булачак.

Республика территориясендә салкынча һава торышы булачак.

Шимбә көнне, 4 сентябрьдә төнлә һава температурасы +5 +10 градус фаразлана. Яңгырлар көтелә.
Көндез +11 +16 градуска кадәр җылыначак, җилнең тизлеге секундына 16-21гә кадәр көчәячәк.
Якшәмбе көнне салкын һәм җилле һава сакланачак. Температура төнлә +4 +9 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +10 +15кә кадәр җылыначак.
Ә менә дүшәмбе тагын да салкынайтачак. 6 сентябрьгә каршы төндә термометр баганалары +2 +7 градуска кадәр төшәчәк, ә түбән районнарда кырау төшүе  ихтимал. Көндез бераз җылытачак.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading