Министр сүзләренчә, республика чикләре 3431 чакрым тәшкил итә. (Шуларның 334 чакрымы Мари Эл республикасына кагыла). Татарстан сигез субъект белән чиктәш. Чикләрне тәгаенләү мәсьәләсен караганда проблемалы 570 кишәрлек ачыкланган.
Мари Эл белән чикләрне тәгаенләгәндә республиканың Яшел Үзән районындагы урманчылык кишәрлекләрен ызанлау процессы башкарылган.
Комментарийлар