Шәһри Казан

Татарстан бюджеты 50,1 млрд сумга артачак

Бу хакта бүген Дәүләт Советы сессиясендә билгеле булды.

Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларының утыз дүртенче утырышында “2022 елга һәм 2023, 2024 еллар план чорына бюджетка үзгәрешләр кертү турында” закон проекты каралды. Әлеге закон проекты бюджетның керем өлешен 50,1 млрд. сумга арттыруны күздә тота.

Депутатлар каршында чыгыш ясаган Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, республика бюджетының 8 ай эчендә үтәлеше һәм ел дәвамында булачак нәтиҗәләр фаразларына нигезләнеп, салым һәм салым булмаган керемнәр күләме 48,4 млрд. сумга артачак. Бу керемнәр оешмалар табышына салым (33,6 млрд. сум), физик затлар кеременә салым (6,5 млрд), акцизлар (906 млн), оешмалар милкенә салым (2,9 млрд), аерым салым керемнәр (2,5 млрд), салым булмаган керемнәр (2 млрд) хисабына арта. 

Шулай ук «Кире кайтарылмый торган кертемнәр» пункты да үскән. Гомуми алганда, федераль бюджеттан бюджетара трансфертлар һәм башка керемнәр 1,7 млрд.сумга арта, дип искәртте министр. Үзгәрешләр 30 юнәлешкә кагыла.

Чыгымнарга килсәк, республиканың чыгым өлеше 22,5 млрд. сумга артачак.

Реклама

Беренчедән, республика бюджетының агымдагы чыгымнары 4,7 млрд. сумга үсә. Алар арасына социаль әһәмиятле, фәнни һәм мәдәни чаралар үткәрү, бюджет учреждениеләренең агымдагы чыгымнары бар.

Икенчедән, үсеш бюджеты чыгымнары 16,1 млрд. сумга арта. Бу — милли проектлар һәм федераль программалар чараларын финанслау, юллар салу, социаль өлкә һәм инженерия инфраструктурасы объектларын төзү һәм ремонтлау, бюджет акчаларын баш бүлүчеләр арасында ассигнованиеләрне бүлү.

Гомумән алганда, 2022 елга Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең күләме 405,3 млрд. сум, чыгымнарның гомуми күләме – 414,8 млрд.сум булыр дип фаразлана. Бюджет дефициты 9,5 млрд. сум тәшкил итәчәк. Ул тулысынча финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгән, диде Радик Гайзатуллин. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: