16+

Татарстан укытучылары өчен тагын бер сөенче

Акча республика һәм федераль бюджетлардан бүлеп биреләчәк.

Акча республика һәм федераль бюджетлардан бүлеп биреләчәк.

Татарстан мәктәпләренә 100 миллион сумга 1534 ноутбук сатып алачаклар. Техника «Мәгариф» илкүләм проект кысаларында алына. Шундый тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Документлар нигезендә, бер ноутбукның уртача бәясе 65 мең сум торачак. Шул ук вакытта процессорның тизлеге ким дигәндә 2,3 ГГц, оператив хәтер күләме 8 гигабайттан ким булмаска, ә SSD саклагыч күләме 240 гигабайттан әзрәк булмаска тиеш.

Проектның заказчысы – Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы, ул бу елның 10 февралендә тәэмин итүчене билгеләячәк. Ноутбуклар белән тәэмин итүнең соңгы көне – 2023 елның 30 июне. Акча республика һәм федераль бюджетлардан бүлеп биреләчәк.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тэрбиячелэргэ юкмы икэн ноутбуклар?

    Мөһим

    loading