16+

Вакцина ясатканчы һәм ясаткач нәрсә эшләргә ярамый?

Иммунолог Владимир Болибок вакцина ясатырга ниятләүчеләргә киңәшләрен биргән.

Иммунолог Владимир Болибок вакцина ясатырга ниятләүчеләргә киңәшләрен биргән.

Табиб, иммунолог Владимир Болибок билгеләп үткәнчә, теләсә нинди вакцина ясатыр алдыннан билгеле бер кагыйдәләрне үтәү таләп ителә.

Вакцинаны организмга кертер алдыннан, кеше тулысынча сәламәт булуы кирәк. Анарда вируслы авырулар билгеләре булырга тиеш түгел. Салкын тию билгеләре бар икән, прививка кадатуны кичектерү зарур.

Моннан тыш, вакцина ясатканчы майлы, әче ризыклар ашау киңәш ителми. Алкоголь эчемлекләрдән дә тыелып тору хәерле.

Вакцина ясатканнан соң спорт белән шөгыльләнүне бераз туктатып торырга кирәк. Прививкага кадәр физик күнегүләр ясау тыелмый.

Вакцинаны мускулга керткәннән соң, инә анда тишек калдыра. Мускулга көч килеп, вакцинаның бер өлеше тире арасына агарга мөмкин, дип аңлаткан Владимир Болибок.


 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading