16+

БДИ: сынала торган чак җитте

Быел Бердәм дәүләт имтиханнары 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Казан мәктәпләрен тәмамлаган 5664 бала һәм 10774 IX сыйныф укучысы чыгарылыш имтиханнарын тапшыра башлады инде.

Быел Бердәм дәүләт имтиханнары 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Казан мәктәпләрен тәмамлаган 5664 бала һәм 10774 IX сыйныф укучысы чыгарылыш имтиханнарын тапшыра башлады инде.

Барлыгы 122 пунктта имтихан бирәчәкләр. Мөмкинлекләре чикле балалар имтиханнарын өйдә тапшыра ала. Быел әлеге мөмкинлектән 40 кеше файдаланган.

Башка еллардан аермалы буларак, быел имтихан биремнәрен укучылар күз алдында, аудиториядә принтер аша бастырып чыгаралар. Имтихан тәмамлангач, бланкларны сканер ярдәмендә компьютерга кертәләр.

Укучылар күбрәк җәмгыять белеме, физика, биология, химия, тарих кебек фәннәрне өстәмә имтихан буларак сайлаган. Югары уку йортларына укырга керү өчен рус теленнән – 36, математикадан 27 балл җыярга кирәк.

Быел Казанда 593 (10,5 процент) мәктәп укучысы алтын медальгә дәгъва кыла. Шулардан гел «бишле»гә генә укучы 322 кеше республика медальләрен алырга мөмкин. Узган ел белән чагыштырганда, бу – 8,5 процентка күбрәк.

Сүз уңаеннан, мәктәп укучылары арасында узган олимпиадалар күрсәткечләре буенча Казан кабат өченче урынны яулады. Лидерлар – Мәскәү белән Санкт-Петербург. Казанның 131нче лицее, Казан федераль университеты каршындагы IT-лицей һәм Лобачевский лицее, 2нче лицей-интернат иң күп җиңү китергән уку йортлары рәтенә кергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading