16+

Безнең кетчупларны читтәгеләр дә яраталар

Татарстанда җитештерелгән май продукциясе беренче тапкыр Таҗикстанга чыгарылачак. Тиздән 63 тонна май ризыкларын Дүшәнбе шәһәренә озатачаклар. Ай саен бу төбәкне 40 тонна кетчуп һәм майонез белән тәэмин итәргә җыеналар.

Бездә май ризыклары җитештерә торган зур компанияләрнең берсе – Казан май комбинаты күпләргә таныш Mr.Ricco кетчуп, майонезларын җитештерә. Әлеге яңа технология белән әзерләнгән инновацион продуктларга ихтыяҗ зур.

– 2018 елдан продукцияне экспортка чыгару географиясе киңәйде. Исемлеккә Таҗикстан да керде. Анда соусларны куллану культурасы югары үсеш алган, кулланучылар сыйфатлы, натураль продуктларга өстенлек бирә. Безнең продуктларның сыйфатын да югары бәяләделәр, – ди «НЭФИС-БИОПРОДУКТ»ның экспорт һәм клиентлар белән эшләү бүлегенең сату буенча директор урынбасары.

«Нәфис» компанияләр төркеме дөньяның 22 илен товар белән тәэмин итә. Алар арасында Кытай да бар. 2017 ел нәтиҗәләре буенча, чит илләргә бездән 8,6 мең тонна шешәдә май, кетчуп, майонез, соуслар чыгарылган. Быел исә бу күрсәткечләрне өч тапкырга арттырып үтәргә җыеналар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading