16+

«Игелекле дулкын»да Филипп Киркоров, Сергей Лазарев һәм Динә Гарипова катнашачак

Казанның хәйрия һәм иҗтимагый оешмалары, Россия Президенты гранты конкурсында катнашып, 116 миллион сумнан артыграк акчага ия булды. Казан мэры Илсур Метшин фикеренчә, монда «Игелекле Казан» шәһәр проектының өлеше зур. Биредә битараф булмаган кешеләр очрашып, проектларын тормышка ашыра ала.

Казанның хәйрия һәм иҗтимагый оешмалары, Россия Президенты гранты конкурсында катнашып, 116 миллион сумнан артыграк акчага ия булды. Казан мэры Илсур Метшин фикеренчә, монда «Игелекле Казан» шәһәр проектының өлеше зур. Биредә битараф булмаган кешеләр очрашып, проектларын тормышка ашыра ала.

– Президент грантлары – хәйрия һәм иҗтимагый оешмалары өчен бик зур ярдәм, ә дәүләтнең мондый ярдәм күрсәтүе – безнең бөтен җәмгыять өчен алга зур адым. Бу актив гражданнар җилкәсенә дәүләт бурычларын йөкләү түгел, ә хәйрия ярдәме белән кешеләргә файда китерә торган актив берләшмәләрне бүләкләү. Мондый проектларны хуплаган Президентка рәхмәт, – диде кичә «эшлекле дүшәмбе»дә Илсур Метшин.

Узган атнаның җомгасында Татарстанның иҗтимагый оешмалары тәкъдим иткән 58 проект (аларның 32се Казаннан) 2018 елда социаль әһәмияткә ия проектлар конкурсында җиңеп чыккан иде.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов әйтүенчә, «Игелекле Казан» шәһәр проекты кул астында тәкъдим ителгән проектлар – «Игелекле дулкын» Бөтенроссия мәдәни-хәйрия фестивале һәм «Ярдәм» үзәге базасында күз күрүе буенча инвалидларны тернәкләндерү прокты иң зур грантларга ия булган.

– Узган ел ахырында үткәрелгән «Игелекле дулкын» фестивале Казан мэриясенең һәм Игорь Крутой популяр музыка академиясенең уртак проекты булып санала. Авыр тормыш шартларында калган егет-кызлар өчен махсус булдырылган хәрәкәт балалар йортларында, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, әти-әни назыннан мәхрүм ителгән, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларны бер сәхнәгә җыя, – диде Дамир Фәттахов.
Ул Бөтенроссия фестиваленең гала-концерты Казанда кабаттан 30 ноябрьдә узачагын да хәбәр итте. Анда Филипп Киркоров, Сергей Лазарев һәм Динә Гарипова катнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading