16+

Үсмерләр клубларында мөмкинлекләр арта

Казанда 2015 елдан башлап үсмерләрнең 16 клубы капиталь төзекләндерелде, җиһазлары яңартылды.

Казанда 2015 елдан башлап үсмерләрнең 16 клубы капиталь төзекләндерелде, җиһазлары яңартылды.

– Быел тагын 11 клубка капиталь ремонт үткәрелә, – дип хәбәр итте «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Айрат Фәизов.
Республика программасы кысаларында төзекләндерү исемлегенә кертелгән сигез клубта эшләр инде тәмамланып килә. Болар: Дәрвишләр бистәсендәге «Лазер» ( 3нче Кленовая урамы, 23а), «Зазеркалье» (Декабристлар урамы, 131), «Бриз» (Чуйков урамы, 27), «Союз» (Мотор урамы, 31а), «Прометей» (Җиңү проспекты, 62/2), «Арабеска» (Сафиуллин урамы,50), «Олимпиец» (Минусинск урамы, 1), «Орленок» (Побежимов урамы, 17).
Шәхси-дәүләт хезмәттәшлеге нигезендә соңгы өч елда җиде клуб барлыкка китерелгән. «Залесный сити» торак комплексындагы «Витамин» һәм Газовая урамындагы «Җәлил» үсмерләр клублары моңа мисал. Быел Дәрвишләр бистәсендә әлегә шартлы исемдәге «Лазер» клубы ачыла, шулай ук «Салават күпере» торак комплексында да үсмерләр клубы эшли башлый.
Звездная урамындагы 15нче йортка урнашкан «Звезда» үсмерләр-яшьләр үзәгенә капиталь ремонт ясала. Айрат Фәизов әйткәнчә, әлеге клуб ватанпәрвәрлек тәрбияләү юнәлешендә эшчәнлек алып барачак.

– Казанда соңгы елларда үсмерләр клублары – 10 процентка, ә аларда шөгыльләнүчеләр саны 30 процентка артты. Шәһәребездәге «Подросток» берләшмәсенә караган клублар челтәре – Россиядә иң зуры. Үсмерләр клубларында 13 мең бала шөгыльләнә, – диде Айрат Фәизов.
Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитетның сайтында үсмерләр клублары, алардагы түгәрәкләр турында белешергә була.
Мэр Илсур Метшин, үзенең фикерләре белән уртаклашканда, үсмерләр клублары эшчәнлегенең зур әһәмияткә ия булуын басым ясап әйтте.
– Үсмерләр клублары республика программасы ярдәмендә төзекләндерелә. Россиянең 80 төбәгенең берсе дә мондый программалар белән мактана алмый. Без– авиация һәм машина төзелеше шәһәре. Үсмерләр клубларында инде югары технологияләргә күченү турында да уйланырга вакыт, – диде мэр Илсур Метшин.
Казандагы үсмерләр клубларында түгәрәкләрнең һәм секцияләрнең 90 проценты бушлай. Бюджеттан тыш дәресләр (техник түгәрәкләр, чит телләр өйрәнү) өчен түләүләр дә шәһәрдәге уртача бәяләрдән 30-50 процентка арзанрак.

Рәдиф Карагай

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading