16+

Татарстанда башлангыч сыйныф укучылары автобуска ут төрткән

Яшел Үзәндә икенче сыйныф укучылары автобуска ут төрткән.

Татарстанда башлангыч сыйныф укучылары автобуска ут төрткән

Яшел Үзәндә икенче сыйныф укучылары автобуска ут төрткән.

Бу хакта  "Татар-информ" “Зеленодольская правда” газетасына сылтама белән хәбәр итә.

26 майда көндез Яшел Үзәндә Гоголь урамындагы “Исток” яшьләр клубы мәйданында автобус, “ГАЗель” йөк автомобиле һәм җиңел машина янган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын ут төртү сәбәпле килеп чыккан дип фаразланды.

Видеокүзәтү камераларын тикшергәннән соң, фараз расланган. Анда өч яшүсмернең автомобильләр янында нидер эшләве, аннан соң ут кабуы ачык күренгән.

Хокук сакчылары үсмерләрнең кем булуын ачыклаган. Алар 11нче мәктәпнең 2нче сыйныф укучылары булып чыккан. Мәктәп укучылары тоткарланган.

Алар үз гамәлләрен ачык аңлата алмаган. Өй тирәсеннән ерак булмаган урында ял итеп йөргәндә автобус күргәннәр. Күңел ачарга уйлап, аңа таш кисәкләре бәргәннәр, әмма пыяласын вата алмаганнар. Берничә көннән тагын бер дусларын “ярдәмгә” чакырганнар. Алар үзләре белән пыяла чистарткыч сыеклык, кәгазь, шырпы алганнар һәм автобуска ут төрткәннәр.

Хәзер яшьләр клубы җитәкчелеге мәктәп укучыларының әти-әниләрен судка бирергә җыена. Тәртип бозган үсмерләр китергән зыян бер миллион сумлык булган.

<iframe width="640" height="360" src="https://www.youtube.com/embed/5yKwB4lu0kk" frameborder="0" allow="autoplay; encrypted-media" allowfullscreen></iframe>

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading