16+

Татарстанда Covid-19ка каршы прививканы 1,6 миллионнан артык кеше ясаткан

11 ноябрьдән вакцинация ясатучылар саны артыр дип көтелә.

11 ноябрьдән вакцинация ясатучылар саны артыр дип көтелә.

Татарстанда Covid-19ка каршы прививканы 1,6 миллионнан артык кеше ясаган. 

Татарстанда 1,6 миллионнан артык кеше ковидка каршы препаратның беренче компонентын кадаткан, тагын 1 миллионга якын граждан икенче доза вакцина ясаткан. Бу хакта Татарстанның баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, хәзер республикада 170 вакцинация пункты эшли, шуларның икесе - "Мега" сәүдә үзәге һәм 7 нче шәһәр хастаханәсе тәүлек буе эшли.
Лопушов билгеләп үткәнчә, 11 ноябрьдән вакцинация ясатучыларның саны артыр дип көтелә, препаратның икенче компонентын кадатыр өчен бер ай элек беренче прививка ясатучылар киләчәк. Бу вакытка мобиль пунктларда өстәмә кабинетлар ачылачак, дип ассызыклады ул.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков Казанда Covid-19каршы кайбер вакциналар җитмәү күзәтелә, әмма тулаем төбәк буенча дефицит юк, дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading