16+

Яр Чаллы табибларЫ татар җырчысы гомере өчен көрәшә

Хастаханәдә аңа үпкәләренең 70 процент зарарлануы дигән диагноз куелган.

Хастаханәдә аңа үпкәләренең 70 процент зарарлануы дигән диагноз куелган.

Яр Чаллының 5 нче хастаханәсендә үпкәләрнең 70%ы зарарлануы белән татар җырчысы Раниф Вахитов дәвалана. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шагыйрь-җырчы Рамил Чурагулов хәбәр иткән.
Раниф Вахитов - татар һәм чуваш телләрендә җырлар җырлаучы җырчы. Ул Кукмарадан. Армиядән соң Казан музыка училищесын һәм Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Вахитов инде 20 ел татар эстрадасында чыгыш ясый.
Фото: https://vk.com/id277940529

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэн сау тэрелеп чыксын!?

    Мөһим

    loading