16+

«Шәһри Казан»нан яңа бәйге. Сезнең авылда иң матур капка кемдә?

Бизәкле, зәвыклы, үзенчәлекле капкаларны күрсәтер вакыт җитте!

«Шәһри Казан»нан яңа бәйге. Сезнең авылда иң матур капка кемдә?

Бизәкле, зәвыклы, үзенчәлекле капкаларны күрсәтер вакыт җитте!

«Шәһри Казан» «Авылыбызның иң матур капкасы» бәйгесен игълан итә!

Туган авылыгызның иң матур капкасын фотога төшерегез дә безгә җибәрегез! Бәлки, нәкъ сезнең фотогыз җиңүче булыр!

Фотолар 20–30 октябрьдә кабул ителә.

Электрон почта: shahri-kazan@tatmedia.com

ВКонтакте: vk.com/id160603721

Фотоны 89534854643 (макс) номерына да җибәрә аласыз! Фотога өстәп, үзегезнең фамилиягезне, исемегезне, әтиегезнең исемен һәм авылыгызның исемен дә язып җибәрүегезне сорыйбыз.

Бәйге шартлары:

«Шәһри Казан» газетасына язылу турындагы квитанция булу.

ВКонтакте сәхифәгездә фотоны #ШәһриКазанАвылымКапкасы хештегы белән урнаштыру.

31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр тавыш бирү этабы узачак!

Иң күп тавыш җыйган катнашучыларны бүләкләр көтә! Җиңүчеләр турында газетабызда да язма басылачак.

Авылыгызның матурлыгын бөтен Татарстанга танытыгыз! Дусларыгызны, туганнарыгызны һәм авылдашларыгызны да бәйгедә катнашырга чакырыгыз!

Ә сезнең авылның иң матур капкасы кайда? Безгә фотосын юллагыз!

#ШәһриКазанАвылымКапкасы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading