16+

  Балачак җырлы булырга тиеш!

 Аның хәтта махсус үз җырлары булу да зарур. Ләкин күп еллар замана сабыйлары бу бәхеттән мәхрүм яшәде. Шуңа да төрле конкурс-бәйгеләрдә аңласалар-аңламасалар да, өлкәннәрнең мәхәббәт турындагы сагышлы җырларын сузарга мәҗбүр булдылар.

  Балачак җырлы булырга тиеш!

 Аның хәтта махсус үз җырлары булу да зарур. Ләкин күп еллар замана сабыйлары бу бәхеттән мәхрүм яшәде. Шуңа да төрле конкурс-бәйгеләрдә аңласалар-аңламасалар да, өлкәннәрнең мәхәббәт турындагы сагышлы җырларын сузарга мәҗбүр булдылар.

Очрашуларга барган саен бу күңелгә ятмаган күренешне күреп кайта идек. Эчтәлек белән форма туры килмәгәндә бик матур булмый шул. Ярый әле, бу безнең генә түгел, ә кайбер җитәкчеләрнең дә эчен пошырган икән. Бер шундый җитди утырышларның берсендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла "Балачак җыры" дигән конкурс уздырырга кирәклеген әйткән.

Үзе жюрида булырга да ризалык биргән. Башкалар да күтәреп алган бу бик тә кирәкле һәм вакытлы идеяны. Жюри рәисе итеп тәҗрибәле музыка белгече Сәгыйть Хәбибуллинны билгеләгәннәр. Әлеге конкурсны оештыру һәм уздыру "Шаян ТВ" балалар каналына йөкләтелгән. Менә өченче ел инде баш мөхәррир Рәмилә Сәхәбетдинова җитәкчелегендә  "Шаян ТВ" бу үтә дә җаваплы эш белән шөгыльләнә, "Балачак җыры" конкурсы уздыра. Әлеге бәйге композиторлар һәм шагыйрьләр арасында бара. Ике конкурсның җиңүчеләре дә билгеле инде. Ә быелгысына нәтиҗә 1 июньдә ясалачак. Гаризалар һәм эшләр кабул итү 1 майга кадәр дәвам итә. Конкурсның бер "кырыс" шарты да бар: алдагы елларда җиңү яулаганнар, грантка ия булганнар быел катнаша алмый.

Иң-иң дип табылган ун җыр "Балачак җыры" җыентыгына керде, мең данә тираж белән ул туган телебезне, моңыбызны яратканнар кулына барып иреште. Димәк, киләчәктә балаларыбыз "мин сине яратам, син мине нигә юк?" - дип сары сагышланмыйча, үзләре өчен махсус язылган, әллә ничә иләк аша иләнеп, җиңү яулаган җырларны сузачак. Моңа ничек сөенмисең. Җитмәсә, ул җыентыкларда флешка һәм куар кодлар да бар. Күңелеңә хуш килгән җырны тыңларга да, клибын карарга да була.  

Ркаил Зәйдулла, Сәгыйть Хәбибуллин,Рәмилә Сәхәбетдинова барысы да әлеге конкурсны дәвам итәргә кирәк дигән фикердә. Биектау сәнгать мәктәбе укытучысы Гөлнара Галиуллина  балаларның бу җиңгән җырларны бик яратып башкаруы, бигрәк тә, Амелия Феофанованың "Тылсымлы "Туган тел" җырын ( Наилә Яхина көе, Йолдыз Шәрапова сүзләре) бик тырышып җырлавын әйтеп үтте. Җырларның башкаларын да өйрәнергә уйлыйбыз диде. 
Җиңгән җырларның чынлап та матур һәм мәгънәле икәнен "Сәйлән" фестивале яшь башкаручылар конкурсы җиңүчеләре авызыннан ишеттек. Алар турындагы китапчык та бик матур һәм зәвыкълы эшләнгән. Моннан соң бик күп балалар әлеге конкурста тырышып катнашырга һәм җиңәргә теләр инде. 

Бу җыентык -китапчыклар Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән дөнья күргән. Оештыручылар комиссия рәисе Марат Әхмәтовка аеруча рәхмәтле. Әлеге китапчыклар укучылар кулына килеп ирешкәч, бу рәхмәтләр саны тагын бик күпкә артыр әле. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading