16+

“Созвездие-Йолдызлык” фестивале Олимпия уеннарына тиң”

Балаларның йөзләрендә елмаю балкый. Кайсы җырлый, кайсы бии, ә сәхнәдә - могҗиза. Нәни талантлар башкаланы гөрләтеп тамаша куя. “УНИКС” концертлар залында "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең гала-концерты узды. Республиканың 45 районыннан килгән иң сәләтле балалар 5 көн дәвамында зур сәхнәдә чыгыш ясады.

“Созвездие-Йолдызлык” фестивале Олимпия уеннарына тиң”

Балаларның йөзләрендә елмаю балкый. Кайсы җырлый, кайсы бии, ә сәхнәдә - могҗиза. Нәни талантлар башкаланы гөрләтеп тамаша куя. “УНИКС” концертлар залында "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең гала-концерты узды. Республиканың 45 районыннан килгән иң сәләтле балалар 5 көн дәвамында зур сәхнәдә чыгыш ясады.

Жюри әгъзалары зона этапларында барлыгы 21 меңгә якын иҗади чыгышларны бәяләде. Алар Татарстанның төрле районнарында булып, яшь йолдызларны сәхнәгә алып чыкты.  
- Балаларга бәя бирү бик авыр. Барысы да тырышалар, үзләренең сәләтләрен күрсәтәләр. Төрле әзерлек дәрәҗәсендә коллективлар бар. Районнарда остаханәләр булдырып, мастер-класслар күрсәтәбез. Балалар белән генә түгел, укытучылар белән дә эшлибез, чөнки уңышның зур өлеше нәкъ алардан тора. Коллективларны авыл белән шәһәргә аермыйбыз, балалар бөтен җирдә бер төсле, эшли белергә генә кирәк. Җинү яулар өчен яхшы бию күрсәтү генә җитми. Елдан-ел көндәшлек арта, Гран-при яулап алыр өчен төркемнәр шаккатыргыч чыгыш ясарга тиеш. Мин үзем 7 яшьтән биим. Сәхнәдә кеше матурлыкка, дуслыкка һәм зәвыкка өйрәнә. Сәхнәдә чыгыш ясаган балалар тормышта югалып калмый, - диде “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең жюри әгъзасы,Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленың баш балетмейстеры Раилә Гарипова.

«Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында узды. Аларның ярдәме белән балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. 
-  Балалар – республиканың горурлыгы. “Созвездие-Йолдызлык” та катнашу үзе зур җиңү, тормыш мәктәбе. Фестиваль хәрәкәтенә үз өлешен керткән барлык балаларга, ата-аналарга, укытучыларга рәхмәт әйтәсем килә, - диде Татарстан Республикасы Президенты каршында мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Нурия Хашимова.

Балалар өчен җан аткан, кайгырган, бөтен көчен биргән укытучылар да бәйрәм итә. “Йолдызлык”ның финалында чыгыш ясау - ел буе тырышып эшләгәннең татлы җимеше. Әлмәт шәһәреннән килгән “Фристайл” бию студиясе дә җиңүчеләр рәтендә. Балалардан да бигрәк, төркемнең җитәкчеләре шатлана.
- “Фристайл” бию студиясендә 150 бала тәрбияләнә. Без 9 ел “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнашабыз. Әлбәттә, беренче елны үк җиңә алмадык, ләкин төрле жанрларда биюләр куеп карап, үзебезнең кабатланмас стильне таба алдык. Фестивальдә җиңәр өчен матур рәсем ясарга кирәк. Костюмнардан башлап, бию хәрәкәтенә кадәр - барысы камил булырга тиеш. “Созвездие-Йолдызлык” фестивале Олимпия уеннарына тиң. Сәхнәдә көтелмәгән хәлләр, хаталар да булырга мөмкин. Әмма хаталар тагын да яхшырак булырга, тырышып эшләргә көч бирә, - диде “Фристайл” бию студиясе җитәкчесе Максим Апраксин.

“Йолдызлык” фестиваленең эшчәнлеге гап-гади авыл балаларына Казан сәхнәсендә чыгыш ясау мөмкинлеген бирә. Исламов Азамат һәм Сабирҗанова Самирә Сарман районың Әлмәт авылыннан килгәннәр. Алар зур сәхнәдә  беренче чыгышларын искә төшерделәр.
- Сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынландык, каушадык. Тынычланыр өчен иркенләп сулыш алабыз. Сәхнәгә чыккач, курку хисе бетә. Финалга үтүгә бик шат, хыялдагы 1 урынны яулап алсак иде. Бу безнең беренче гала-концертыбыз, киләчәктә фестивальнең башка номинациясендә дә чыгыш ясайсы килә – диде “Конферанс” номинациясендә катнашкан нәни сүз осталары.

“Созвездие-Йолдызлык” та Мәскәү, Мари Эл, Пермь, Самара, Башкортстан, Донецктан килеп чыгыш ясаучылар да булды. 22 ел фестиваль хәрәкәте ярдәмендә сәхнәдә яңа йолдызлар кабына. Барысының да хыялы Гран-при яулап алу. Әлеге хыялны чынга ашырган Инсаф Ганибаев сүзләренчә, Гран-при алыр өчен тырышырга кирәк. 
- Мин бу бәйгенең пенсионеры инде, 10 ел катнашам. 4 ел район турыннан үтә алмадым. 5 нче елны, ниһаять, финалга үтеп 2 нче урын яулап алдым. Шулай елдан-ел чыныгып, төп бүләкне Миләүшә Ногманова белән дуэт җырлап оттык. “Йолдызлык”ка 2-3 көн калганда авырый башлаганым да бар. Дәү әнием мине 2 көндә аякка бастыра иде. Әлбәттә, тулысынча түгел, шул вакытта ярдәмгә тавыш белән идарә итә белү осталыгы килә. Иң мөһиме бирешмәскә, - диде 2021 елда “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең Гран-при лауреаты Инсаф Ганибаев.

Фестиваль балалардан үз эшенең осталарын ясый. Ул аларның сәләтен генә бәяләми, тырышлыгын, түземлеген һәм рухи ныклыгын сыный. “Йолдызлык” фестиваленең лауреатлары исемен еллар буе яхшы нәтиҗәләр күрсәткән төркемнәр генә йөртә ала. Кызганыч, барлык катнашучыларга да 1 урын өләшеп булмый. Әле болай да, ел саен лауреатлар саны артып тора. Фестивальнең иң авыр йөге жюри әгъзаларына төшә, чөнки алар балаларны шатланырга да, күз яшьләрен түгәргә дә этәрергә мөмкин. 

“Йолдызлык” хәрәкәте аша үткән балалар таш сыман шомаралар. Бу бәйгедә урын алуга караганда, тәҗрибә туплап калу мөһим. Фестивальнең язмышы озын гомерле булсын иде.

Илгизә Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading