Ашханәләр дә үзгәрә
Бушлай кайнар ризыкка акчалар федераль казнадан да, республика бюджетыннан да бүленә. Ул билгеле булганча, бер балага 51 сум да 85 тиен күләмендә. Моңа салат яки порцияләп бирелгән яшелчә һәм төп ризык керә. Төп ризык дигәндә сыер һәм тавык ите, балык, гарнир, кайнар чәй, ипи, атнага берничә тапкыр җиләк-җимеш керә. Казан шәһәренең азык-төлек һәм иҗтимагый туклану департаменты җитәкчесе Рима Мөхәммәтшина әйтүенчә, узган ел белән чагыштырганда, тукланучы балалар саны 14 меңгә арткан. Бу кечкенә классларның бушлай туклануы, беренче сыйныфка керүчеләр саны артуы белән дә бәйле. Белгечләрнең сөйләве буенча, алар мондый эшчәнлеккә әзер дә булмаган. Шуңа да Казанда берьюлы 36 мәктәптәге азык-төлек блогын төзекләндерәләр. Төрле суыту һәм технологик җиһазларны яңарту, яңаларын сатып алу кебек эшләр башкарыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә мәктәпләргә Вордскилс мирасы күчкән. Азык-төлек блогы заманча җиһазлар белән яңартылган. Мәктәп ашханәләре штатының 92 проценты яңа уку елына тулысынча эшчеләр белән тулыландырып өлгертелә. Яшерен-батырын түгел, һәрбер ашханәдә кадрлар кытлыгы мәсьәләсе бар. 11-12 меңгә генә ашханәдә эшче тоту мөмкин түгел. Шуңа да пешекчеләрнең хезмәт хаклары арттыру, өстәмә түләү юллары хәл ителә.
Ач йөрмәсеннәр
Без укыганда шулай ашый идек, дип сөйләп утырудан да мәгънә юк. Әүвәлгеләр әйткәнчә, аның чоры башка иде. Бүген туклануны өйрәнү барышында да күп мәсьәләргә ачыклык кертәсе барлыгы беленә. Өйдә туклану, ризыкка мөнәсәбәт булдыру, файдалы азык турында да күп сөйләргә кирәк булачак әле. Бердәм расланган менюда беренче ризыкның ашның булмавына канәгатьсезлек белдерүчеләр табыла. Шуңа да 19 октябрьдән фрикаделька салынган ашны 16 сумга аерым алырга мөмкин. Моннан тыш укучыларга беренче сменада алар иртәнге ашны, кичке якта тагын бер тапкыр өстәмә ашап алырга була. Боларның һәрберсе өчен 30 сум түләргә туры киләчәк. Моннан тыш ашханә янында буфетлар эшли. Шунысы бар, башлангычта укучыларның кабат-кабат ашап йөрергә вакыты да калмаска мөмкин. Кечкенәләрнең күбесе әле аерым кереп ашап йөри алмый. Икенче тапкыр түләп ашау өчен укучылар ашау картасын кулланалар. Алга таба аш-су блогында эшләүчеләр, педагоглар һәм әти-әниләр дә укучының тамагы туйсын, ач йөрмәсен өчен тырышачак. Әти-әниләрнең ашханәләрдә кизү тору графигы бөтен мәктәпләрдә яңа ел каникулларыннан соң көчәйтелгән режимда эшли башлаячак. Бәлки шулай ашау хәлләрендә тәртип салыныр.
Фото: http://aktanysh-rt.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар