16+

Туган тел бакчада үсәме?

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы туган телдә тәрбия бирүнең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклауга юнәлгән бәйгеләр уздыралар. Шуларның берсе – «Туган (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва)» телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы» бәйгесе. Туган телдә укытуның сыйфатын күтәрү – бу проектның иң төп максаты.

Туган тел бакчада үсәме?

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы туган телдә тәрбия бирүнең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклауга юнәлгән бәйгеләр уздыралар. Шуларның берсе – «Туган (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва)» телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы» бәйгесе. Туган телдә укытуның сыйфатын күтәрү – бу проектның иң төп максаты.

Сарманда – “Лилия”
Биредәге бәйге ике этаптан торган. Беренчесе – читтән торып катнаша торган этап, биредә балалар бакчасында татар телендә тәрбия бирү буенча эшчәнлекне яктыртып презентация ясау, икенчесе исә, турыдан-туры жюри әгъзалары күзәтүе астында үтә. Конкурс Республикабыз балалар бакчасы арасында бик популяр була. Шушы бәйгедә катнашу өчен 104 гариза алына, ә инде беренче этаптан соң 30 җиңүче сайлана. Конкурсларның эксперт комиссиясе гаризаларны 16 октябрьгә кадәр караган. 26-30 октябрьдә муниципаль районнарга чыгып, конкурсның чираттагы этабын уздырганнар. 11 ноябрьдә Республика конкурс комиссиясе утырышында иң яхшы нәтиҗәне күрсәткән мәгариф оешмалары каралып узган һәм бәйгенең җиңүчеләре ачыкланган.
Җиңүчеләр рәтендә – Татарстан республикасы Сарман муниципаль районының  мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе гомуми үсеш төрендәге 2-нче санлы “Лилия” балалар бакчасы да бар.

“Лилия” балалар бакчасының мондый типтагы конкурсларда катнашу тәҗрибәсе бик зур, шуңа күрә биредәге бәйге турында белгәч балалар бакчасы коллективы уйлап та тормыйча катнашырга була. Аларның эшчәнлеге һәрдаим милли үсешкә юнәлгән, шунлыктан бәйгегә әзерлек, алар өчен, бик зур кыенлык тудырмый. Эксперт комиссиясе балалар бакчасының документациясен тикшерә, балалар белән эшчәнлекне карый, аеруча зур игътибар милли юнәлешкә бирелгән. Шулай ук, “Лилия” балалар бачасында һәрбер төркемдә милли почмаклар оештырылган. Уеннар, дидактик материаллар, альбомнар – болар барысы да коллективның эшчәнлеген исбатлый.

“Бу бәйгегә әзерләнү кыен булды дип әйтә алмыйм, мондый типтагы конкурсларда катнашу тәҗрибәсе әзме-күпме бар иде. Көндәлек эшебез дә шулай бара инде безнең”, – дип әйтә өлкән тәрбияче Хәсәншина Фирая Зәкәрьевна. Балалар бакчасы коллективы мондый типтагы конкурсларда һәрвакыт катнашырга тырыша, чөнки бу бик зур тәҗрибә, ә грант формасындагы бүләк зур стимул булып тора.
“Хәзерге вакытта интерактив такталар, панельләр белән эшлиләр, бездә шушы юнәлештә эшлисебез килә. Шушы откан грантны без заманча интерактив әсбапларга тотырга җыенабыз ”, – дип әйтеп китте балалар бакчасы коллективы.

Азнакайда – “Алтынчәч”
Шулай ук, Азнакай шәһәренең “Катнаш төрдәге 10нчы “Алтынчәч” мәктәпкәчә муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе да бу бәйгенең җиңүчесе булып санала.

Балалар бакчасында тәрбия һәм укыту эшчәнлеге ачылган көннән башлап татар телендә алып барыла. “Алтынчәч” балалар бакчасы милли тәрбия биру юнәлешендә район балалар бакчалары өчен тәжрибә уртаклашу мәйданчыгы булып тора. Эшләрен тагын да баету максатыннан җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек итәләр, тыгыз элемтәдә тора алар.

Ике этапны да уңышлы үтеп “Алтынчәч” балалар бакчасы җиңүче исеменә лаек була һәм милли эшчәнлекне үстерүгә тагын да зуррак көчләр куярга тырыша. “Мондый конкурслар безнең Республикабыз өчен бик кирәк дип уйлыйм мин, алар балалар бакчаларына да булыша, үзебезнең туган телебезне дә үстерә”, – дип уйлый балалар бакчасының җитәкчесе Зилә Әсхәт кызы Җәләева.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашкан. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм яңадан-яңа үрләр яуларга телибез! Мондый бәйгеләр милли эшчәнлекне күрсәтеп кенә калмый. Ә алга таба тагы да ныграк шушы юнәлештә эшләргә мөмкинлек бирә.

Алинә Галимҗанова

Фото архивтан

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading