16+

"Ел укытучысы-2023": "Балалар мохитендә булуымнан ләззәт алам"

"Ел укытучысы" - Россия күләмендә үткәрелә торган бәйге. Бу чара иң яхшы укытучыларны билгеләүдән кала, һөнәри осталык белән бүлешү мәйданчыгы да. Бәйгенең Татарстанда узган финалына "Ел укытучысы" номинациясендә – 45, "Педагогик дебют"та – 21 укытучы үтте. Әле өстәмә бүләкләрне дә истән чыгармыйк.

"Ел укытучысы-2023": "Балалар мохитендә булуымнан ләззәт алам"

"Ел укытучысы" - Россия күләмендә үткәрелә торган бәйге. Бу чара иң яхшы укытучыларны билгеләүдән кала, һөнәри осталык белән бүлешү мәйданчыгы да. Бәйгенең Татарстанда узган финалына "Ел укытучысы" номинациясендә – 45, "Педагогик дебют"та – 21 укытучы үтте. Әле өстәмә бүләкләрне дә истән чыгармыйк.

“Ел укытучысы” бәйгесе укытучы һәм остаз елында аеруча мөһим төсмер ала. Бу укытучылар арасында үзенчә “Алтын барс” тапшыру кебек. 
– Укытучының дәрәжесен күтәрү өчен республикада күп чаралар уза. Республикабыз мәгариф өлкәсендә алдынгы урыннарда. Яшьләр арасында да өметлеләр бар. Бу бәйге республикабызда белем бирү системасында эшләүчеләрнең фидакәрь хезмәтен күрсәтә. Үз эшеңне яратмасаң, аңламасаң, сәхнәгә чыгып кәгазьдә язылганны сөйләү генә дөрес булмас иде. Мин үзем дә химия фәне укытучысы. Янәдән укытучы булсам, шул фәнне генә укытыр идем, дип уйлыйм. Укытучы булып калу зур дәрәҗә, министр хезмәте вакытлыча. Гомумән, барысы вакытлыча. Күңелдә мөгаллим һөнәрен саклау мөһим. Бу сүзләрдән үзем дә, читләшмәскә тырышам, - дип белдерде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. 

Бәйгедә укытучылардан кала, тәрбиячеләр дә катнашты. Алар өчен махсус номинацияләр булдырылган. Айсылу Лотфуллина балалар бакчасында 2017 елдан бирле эшли. Ул укытучылар, тәрбиячеләр династиясеннән. "Бу өлкәдә мин әти-әни юлыннан киттем", – ди Айсылу. Ул “Тәрбия һәм белем бирү буенча туган телле төркем тәрбиячесе” номинациясендә җүңү яулады.
– Бәйгедә икенче тапкыр катнашам. Дөресен әйтәм, җиңүне көттем, әмма барыбер бик шатландым, дулкынландым. Мин балаларны бик яратам. Алар өчен уеннар уйлап чыгарам, шигырьләр язам, дәресләремне төрләндерергә тырышам. Бәйгенең  сайлап алу турларында да авырлыклар булды.Нибары 5 минут эчендә таныш түгел балалар белән дәрес үткәрергә  кирәк иде. Барысын да эшләп чыктык, мин шатмын, – диде Казан шәһәре Вахитов районының 41 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина.

Милли тәрбия, белем бирүгә республикада аеруча зур игътибар бирелә. "Ел татар теле укытучысы” номинациясендә исә, ике җиңүче билгеләнде. Бу исемгә Төмән шәһәреннән Халидә Кәримова һәм Казан шәһәре Яңа Савин районыннан Алинә Шәгәрәева лаек булды.
– Безнең мәктәптә 8 милләт вәкилләре белем ала. Укытучы кызыксынса, күңел биреп эшләсә, балаларга үрнәк булса, алар үзләре татар теле белән кызыксынып китәчәк дип уйлыйм. Укытучы укучыдан бер адым алда булырга тиеш. Төмәндә татар телен саклауга юнәлтелгән бик күп бәйгеләр, чаралар оештырыла. Балаларга татарча шигырьләр, җыр-биюләр өйрәтәбез, - диде Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе укытучысы Халидә Кәримова.

Әлбәттә, чараның иң көтелгән мизгеле – абсолют жиңүче исемен ачыклау. Иннополис лицееннан математика укытучысы Арман Костанян  -  Татарстанның “Ел укытучысы” булды. 
– Җиңәсем килде, үземнең хезмәттәшләремә бик зур рәхмәт әйтәм. Математика укытучысы вазифасын тәкъдим иткәннәр иде. Гел көтмәгәндә укытучы булып киттем.  Алты ел балаларга белем бирәм. Балалар мохитендә булуымнан ләззәт алам. Укучыларның җиңүләрен күргәч, күңелдә горурлык хисләре уяна. Безнең һөнәрдә бу иң мөһиме, - дип әйтте Арман Костанян. Ул Татарстан данын Россия этабында яклаячак.

Җиңүчеләр исемлеге:
“Тәрбия һәм белем бирү буенча туган телле төркем тәрбиячесе” Лауреат - Айсылу Мингазова (Кукмара) 
3 урын – Айсинә Мөхәммәдиярова (Казан)
2 урын - Илһамия Васильева (Балтач)
1 урын - Айсылу Лотфуллина (Казан)

“Татарстан Республикасының ел тәрбиячесе - 2023” 
 “Мәктәпкә кадәр белем бирүдә заманча технологияләр” номинациясе - Алия Әхмәтҗанова (Буа) 

“Һөнәри эшчәнлек перспективасы” номинациясе - Ольга Нестерова (Түбән Кама)
Лауреат - Алсу Зарипова (Яшел Үзән), Людмила Донченко (Казан)
3 урын - Марина Демидова( Чистай)
2 урын - Наталья Русинова (Яр Чаллы)
1 урын - Юлия Токмакова (Казан)

Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2023
Лауреат – Ләйсән Морзаева (Башкортстан), Рәмзия Мәгъфурова (Мамадыш), Венера Латыпова (Омск өлкәсе), Айгөл Галиева, (Азнакай)
3 нче урын – Раилә Батыркаева (Киров өлкәсе), Руслан Гайнанов (Кукмара)
2 нче урын – Роза Ибраһимова (Саратов), Гөлназ Хайбуллина (Бөгелмә)
1 урын – Халидә Кирамова (Төмән), Алинә Шәгәрәева, (Казан) 

“Педагогик дебют” номинациясе
Лауреат – Кристина Селиванова (Алабуга), Мария Волчкова (Казан)
3 урын – Алина Детистова (Әлмәт)
2 урын – Ришат Сайфетдинов (Арча)
1 урын – Карина Абаза (Казан)

Татарстан Республикасында “Ел укытучысы - 2023”
Лауреат – Екатерина Массарова (Казан), Светлана Урманчыева (Яр Чаллы)
3 урын – Екатерина Шавалеева (Буа)
2 урын – Екатерина  Лисина (Казан)
1 урын – Арман Костанян (Югары Ослан районы)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X