16+

Күпләп акча керсә, дәүләткә «хәер» бир

Тормыш алыш-бирешкә корылган: нәрсәдер сатасың, нәрсәдер аласың. Бәхетлеләргә лотерея отышлары, күчемсез милек һәм акчалата бүләкләр дә эләгеп куя.

Күпләп акча керсә, дәүләткә «хәер» бир

Тормыш алыш-бирешкә корылган: нәрсәдер сатасың, нәрсәдер аласың. Бәхетлеләргә лотерея отышлары, күчемсез милек һәм акчалата бүләкләр дә эләгеп куя.

Эшеңне 30 апрельгә калдырма
Салым органнарында 1 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр декларация кампаниясе бара. Аерым категория гражданнарның, салым күләмен үзлекләреннән хисаплап, 3-НДФЛ формасында физик затлар керемнәренә салым декларациясе тапшырулары сорала.
– Быелның 1 апреленә 3-НДФЛ формасындагы 245 мең декларация тапшырылды инде, шуның 23 меңе физик затларныкы. Декларация чорында физик затлардан 90 мең декларация тапшырылыр, шул рәвешле бюджетка 1 миллиард сумнан артык салым түләүләре керер дип фаразланыла, – диде Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.

 3-НДФЛ декларациясе тапшыру мәҗбүри булган затлар:
—эшкуарлык, адвокат, нотариус эшчәнлеге алып барсаң;
—фатирны, бүлмәне һәм башка милекне арендага бирсәң;
—лотереягә 15 мең сумга кадәр отыш алсаң (декларацияне 4 мең сумга кадәрге отышларга тапшырырга кирәк), шулай ук букмекер контораларына һәм тотализаторларга карамаган комарлы уеннардан отышка ирешсәң;
—якын туганың булмаган кешеләрдән күчемсез милек, транспорт чарасы, акцияләр, хокук-вәкаләт һәм пай өлешләрен бүләк сыйфатында алсаң;
—кыйммәтле кәгазьләрне, устав капиталындагы өлешләрне сатып җибәрсәң.

Шәхси милкеңне минималь сроктан алданрак сатып җибәрәсең икән, бу очракта декларация тапшырырга туры килә. Марат Сафиуллин аңлатканча, хәзер милеккә хокукның минималь срогы 5 ел. Кайбер вакытта – 3 ел. Мәсәлән, мирас итеп алынган милекне, гаилә әгъзасы яки якын туганың бүләк итеп биргән, хосусыйлаштырылган яки бердәнбер торагыңны (йорт) саткан очракта минималь срок 3 ел.

Автомобиль саткан очракта да минималь срок 3 ел. Әгәр күчемсез милкеңне шушы минималь срок тулганчы сатсаң, декларация тапшырырга тиешле буласың, ә инде минималь срок узгач сатсаң, декларация тутырмыйсың.

Марат Сафиуллин 3-НДФЛ декларациясен электрон рәвештә тапшыруның уңайлы булуын искәртте. Татарстанда инде 1 миллионнан артык кеше “Шәхси кабинет” (“Личный кабинет”) булдырган, аларның декларацияне электрон рәвештә тапшыру мөмкинлеге бар.
 
Качып калып буламы?
Әлбәттә, салым органнарына бармаска мөмкин. Ләкин, барыбер, качып калып булмый. 2020 елдагы зур керемнәре турында 2021 елның 30 апреленә кадәр декларация тапшырмаган кешеләргә салым органнары, милекне теркәү органнарыннан килгән мәгълүматлар нигезендә, НДФЛ түләвен мөстәкыйль рәвештә язып куя. Бу очракта салым түләвеңә инде пени белән штраф та өстәлә.
 
 Үзебезгә дә өлеш чыга әле...

 Салым декларацияләре тапшыруның 30 апрель чиге салым чигерешләре (вычет) декларацияләренә кагылмый. Әлеге документларны елның теләсә-кайсы вакытында тапшырырга мөмкин. Моннан тыш, торак сатып алганга, төзегәнгә милек салымнары чигерешен, шулай ук укыган һәм дәваланган өчен социаль салым чигерешләрен эш урынында салым агенты (эш бирүче) аша да алырга була. Татарстанда бүгенгә 1 миллиард 101 миллион сум милек һәм социаль салым чигерешләре кешеләргә кайтарып бирелгән.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading