Шәһри Казан

Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллиннаның туйлары кайчан булачагы һәм кемнәр чакырылачагы билгеле

Узган айда Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага концерт вакытында кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган иде.

Җырчы, бер дә икеләнмичә, "Әйе!" - дип җавап бирде. Бу айда яшьләр никах уздырды, хәзер туйга әзерләнәләр.

Азат:
- Туй җәй булачак. Әлегә төгәл датасын әйтмибез, сер булып калсын бераз.

Гөлсирин:
- Азатлардагы гореф-гадәт буенча, туй егет ягында уза һәм ул 3 көн дәвам итә. Безнеке 3 көн үк булмас, 2 дип планлаштырабыз. Беренче көнне - өлкәннәр, икенче көнне яшьләр киләчәк. Туй Шыгырданда узачак.

- Туегызга артистлар күп киләчәкме?

Азат:
- Үзебез аралашкан, дустанә мөнәсәбәттә булган артистларны чакырабыз. Венера Әхәт кызы кайтачак, Айсылу, Ранис, Вадим Захаров, Раяз Фасыйхов, Рәмил Шәрәпов та чакырылган кунаклар исемлегендә.

Реклама

- Гөлсирин, фамилияңне үзгәртәчәксеңме?

- Сәхнәдә "Абдуллина" булып калачакмын. Ә паспортта, әлбәттә, иремнең фамилиясе булачак.

- Киләчәктә дуэт пар булып иҗат юлыгызны дәвам итәсегез килмиме?

Азат:
- Мөгаен, иҗади гаилә булырбыз. Дуэтлар да җырларбыз, аерым да.

- Үз почмагыгызны, фатирыгызны булдырдыгызмы әле?

Азат:
- Әлегә юк, шундың өстендә эшлибез, әкренләп үрмәлибез. Бар чыгымнар да берьюлы туры килгәч авыррак. Аннары безнең якта шундый гадәт - туй чыгымнарын да егет ягы үз өстенә алырга тиеш. Шуңа күрә... әкеренләп. Бар да булыр, Алла теләсә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 4 июнь 2019 - 21:05
    Без имени
    Миндэ нэкь сезнен кебек уйлыйм.Абитовлар дип эйтсэлэр ничек матур.
  • 15 апрель 2019 - 14:20
    Без имени
    Азат хэм Голсирин Абитовлар дип игьлан итсэлэр нинди матур булыр иде эльмира Гыйльфанова дип эйтергэ кушкач Казан кичлэрендэ карыйсым да килми Эльмира жырлавын хэзер