Экологик контроль җитми
Бөгелмә районының Татар Димскәе авылы умартачысы Фәрит абый Шәфигуллинның бер әңгәмәсендә 2016 елда алты баш умартасы һәлак булуын әйткән иде. Ул да сәбәбен кырга сибелгән агудан күрде.
Инвесторлар яз көне җирне сөреп тә тормый. Чәчкәннән соң да бер-ике кат пестицид сибәләр. Аз гына чыгым белән яхшы табыш алырга теләүдән бу. Җирне дә, кортларны да бетерәләр. Мин үзем колхоз рәисе булып эшләгән кеше. Элек бөтен әйбер контрольдә иде. Агуны билгеле бер чорда, тәүлекнең билгеле бер сәгатендә, химиянең күләмен кат-кат тикшереп һәм башка кагыйдәләр истә тотылып сибелә иде. Хәзер исә кортлар бал җыйганда сибәләр. Зур-зур техника аны ике-өч метр биеклектән сиптерә. Экологик контроль җитми. Болай барса, умарта кортлары Кызыл китапка кермәгәе. Минем һәр елны кортларның 50 проценты үлеп бара, – дигән иде ул.
Европада берничә ел элек чүп үләннәренә каршы глифосат нигезендә эшләнгән гербицидларны куллануны тыйганнар. Дөньядагы иң эре сәүдә челтәре дә мондый гербицидны сатмый башлаган. Россиядә исә әлеге препаратлар Белгород өлкәсендә генә файдаланылмый.
Рапс умартачылар өчен баш авыртуы
«Балыкчылык һәм умартачылык идарәсе» дәүләт бюджет управлениесе генераль директоры Фаиз Динмөхәммәтов сүзләренчә, бал кортларының массакүләм үлүе бүгенге көндә иң зур проблемаларның берсе.
– Бу күренеш бик күп районнарда күзәтелә. Республиканың 30-35 процент районында гербицидлардан зыян күрүләре турында хәбәр итәләр. Мамадыш, Минзәлә, Сарманнан шалтыратулар аеруча күп. Рапс кырларына чәчелгән агудан үлә кортлар. Аны соңгы вакытта бик күп хуҗалыклар чәчә. Ул иң отышлы культура, чөнки бәясе югары йөри, аны сатып акча эшләп була. Хуҗалыкларга файдасы булса, умартачыларга баш авыртуы ул. Рапсның чәчәге кортлый, шуңа да аны саклау өчен агуламый булмый. Кортлар исә шул чәчәккә очып бал җыя, – ди баш умартачы.
Фаиз Динмөхәммәтов бу проблемадан чыгу юлын рапсны авылдан кимендә өч чакрым, иң яхшысы биш чакрым ераклыктагы кырга чәчүдән күрә. Район җитәкчелеге, хуҗалык башлыклары, ветеринарлар, агрономнар барысы бергә җыелып, чәчү алдыннан шушы мәсьәлә турында сөйләшүе кирәк. Икенче мәсьәлә – умартачыларны агу сибү турында кисәтергә тиешләр.
– Түбән Кама якларында агуны кичке сәгать сигездән төнге икегә кадәр чәчәбез. Элек тә шулай иде, хәзер дә шул юл белән барабыз. Шөкер, кортлар үлде дип зарланучы юк. Бервакыт иртәнге сигезләрдә Чистай юлыннан кайтырга туры килде, машинага кергән агу исенә чыдап булмый. Аны сибүнең үз технологиясе бар бит. Гадәттә, агу 5-6 сәгатьтә очып бетә. Ә менә сыйфаты начар булганының тәэсире ике тәүлеккә кадәр барырга мөмкин. Рапска арзанлы һәм сыйфатсыз агу сибүләре дә бар шул. Нормадан күбрәк куллану куркынычы бар диючеләргә сүзем шул – сатып алган гербицидны беркемнең дә күп итеп сибәсе килмәс. Корт үлгәч, аның кешеләре дә зыяны бар дигән сүз бит. Хуҗалыклар бу мәсьәләгә җитди карасыннар иде, – дип сөйләде безгә Фаиз Динмөхәммәтов.
Шул ук вакытта ул кортлар тиз үлә һәм тиз үрчи, көннәр яңгырлы торды, бераз хәл җыярлар әле, дип тынычландырырга ашыкты.

Сөйләшү барышында тагын бер проблеманы искә алды ул. Республикада юкә урманын күпләп кисә башлаганнар. Юкә балы исә чын дару, рапс, көнбагыш балына караганда ул бер баскычка югарырак тора ди әңгәмәдәшем. Рапс һәм юкә урманына кагылышлы тәкъдимнәре дә бар.
Ниндидер бер закон кирәк иде, шуннан бәлки контроль дигән нәрсә барлыкка килер, штрафлардан курка башларлар. Умартачыларны якларга кирәк. Колхозлар таркалганнан соң, авыл халкы умартачылык белән күпләп шөгыльләнә башлады. Акча эшләү ысулы бу. Эшләре бар, димәк, ашлары бар. Авылны бүген алар да яшәтә, – дип тәмамлады ул сүзен.
Кисәтелгән, димәк коралланган
Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтүе бүлеге җитәкчесе Идрис Гатин әйтүенчә, кырга агу сиптерер алдыннан өч көн кала белдерү ясарга тиешләр. Кибет алдында яки башка кеше йөри торган урынга эләргә кирәк, хәзер бөтен кеше социаль челтәрләрдә утыра, авылларның үз төркемнәре бар, шунда хәбәр җибәреп тә кисәтергә була, ди ул.
Россельхознадзор башлыгы Сергей Данкверт Казанга килгәч, журналистлар аңардан бал кортларының агуланып үлүенә кагылышлы вазгыятькә аңлатма бирүен сорады. Аныңча, авыл хуҗалыгы министрлыгы пестицидларның кулланылышы өчен җавап бирми. 2010-2011 елгы реформадан соң ул вазифа Табигатьтән файдалану өлкәсен күзәтү хезмәтенә, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә, шулай ук Дәүләт экология күзәтүенә тапшырылган.
– Бал кортлары Курск, Орел, тагын бик күп өлкәләрдә үлә. Шикаятьләр шактый. Шуңа да пестицидларны куллануны Россия Президенты контрольдә тотарга кушты, – диде ул.
Язма әзерләнгән вакытта интернетта Авыл хуҗалыгы министрлыгының агрохимикатлар куллану кагыйдәләрен искә төшерүе турындагы хәбәр пәйда булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү турында»гы федераль закон нигезендә, шәхси һәм юридик затлар үсемлекләрне пестицидлар белән эшкәртә башлаганчы өч көн алдан язма рәвештә яки массакүләм мәгълүмат чаралары аша бу хакта җирле халыкны, ветеринария хезмәте белгечләрен, шулай ук эшкәртү урыныннан җиде километр радиуста умарталыклары булган гражданнарны һәм компанияләрне кисәтергә тиеш.
Шул ук вакытта кулланыла торган пестицидлар эшкәртүнең датасын һәм ысулын, токсик дәрәҗәсен күрсәтергә кирәк. Инструкциядә химикатларның һәр төрен куллану буенча экологик регламент каралган.
Министрлык умартачылардан чәчүлекләрне химик эшкәртү турында матбугат чараларындагы белдерүләргә зур игътибар бирүләрен һәм «тискәре нәтиҗәләрне булдырмас өчен» кирәкле чаралар күрүне сорый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
.jpeg)

Комментарийлар
0
0
кортлар улэ, э кешелэр шул икмэкне ашыйлар
0
0