Шәһри Казан

1 июль 2019 яңалыклары

  • 1 июль 2019 - 19:08
    Италиядә узачак Универсиадада Татарстаннан 18 спортчы катнаша
    Россия төбәкләре арасында Татарстан делегациясе иң күп сандагыларның берсе булды, диде Татарстан Спорт министрлыгы башлыгы.
  • 1 июль 2019 - 18:11
    Пассажир ташучыларга контроль көчәя
    1 июльдән пассажирларны лицензиясез йөртүче транспорт компанияләре штрафка тартылачак. Хокук бозучылар өчен 400 мең сумга кадәр административ штраф, ә кабат хокук бозган өчен – автотранспортны конфискацияләү каралган, дип хәбәр итте «эшлекле дүшәмбе» вакытында Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков.
  • 1 июль 2019 - 17:40
    Аманулла: җор телле, ихлас, гади иде
    Татар драматургиясендә тагын бер югалту. Язучы, драматург Әмир Камалиевны соңгы юлга озаттык. Аны күпләр Аманулла буларак белә иде. Аның «Әлепле артистлары», «Кылый Кирам балдагы», «Кияү балакай» әсәрләрен халык яратып кабул итте. Бу хактагы күңелсез хәбәр килеп ирешкәч тә, күпләр ышанырга теләмәде. Әле кайчан гына «Яңа Гасыр» каналында «Кәмит Җәвит» тапшыруында кунак булган иде. Тормышка планнары ташып тора, күңеле дә күтәренке иде, дип искә алалар аны соңгы тапкыр күрүчеләр. Туганнары язучының үлеме йөрәк авыртуы белән бәйле дип фаразлый.
  • 1 июль 2019 - 17:19
    «Вафли»га баса күрмә
    1 июльдән Казанда Сул як Болак һәм Париж Коммунасы урамнары киселешендә беренче «вафли» юл тамгасы төшерелә һәм «юл киселеше участогы» юл билгеләре куела. Яңалык пик сәгатьләрендә еш кына бөкеләр барлыкка килә торган юл чатларын бушатырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтәләр Казанның Транспорт комитетында.
  • 1 июль 2019 - 15:35
    Мин яратам сине, ГАИЛӘ!
    Россиядә 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.
  • 1 июль 2019 - 14:55
    «Гырон быдтон» яшәрә
    Мамадыш районының Пойкино авылында удмурт халкының милли бәйрәме «Гырон быдтон» узды. Язгы чәчү эшләреннән соң билгеләп үтелә торган әлеге бәйрәмгә өч меңләп кунак килгән.
  • 1 июль 2019 - 14:34
    Казаннан Доминиканага туры авиарейслар ачылды
    Казаннан Доминиканага туры авиарейслар ачылды. Казан - Ла-Романа - Казан маршруты буенча очышлар 14 көнгә бер тапкыр оештырылачак.
  • 1 июль 2019 - 13:40
    Көньяктан искән җил атна ахырында Казанга эссе көннәр алып киләчәк
    Бу атнада температураның терекөмеш баганасы +25 градуска кадәр күтәреләчәк.
  • 1 июль 2019 - 11:16
    Балсыз калмабызмы?
    Татарстанның берничә районында бал кортлары күпләп үлә башлаган. Бу хәл Россия төбәкләрендә дә күзәтелә.
  • 1 июль 2019 - 10:50
    Татар телендә дә белем алырга була
    Туган телне саклау, нәрсә генә әйтсәк тә, үзебездән тора. Татар телендә белем бирүче институтларга кереп укырга, мәктәптә татар телендә татар баласын укытырга була. Теләге булганнар шулай эшли дә. Үз телеңдә үз халкыңа хезмәт итәрлек мөмкинлекләр республикада җитәрлек бүген. Шул ук вакытта көндәшлеккә сәләтле булган белгечләр ике телдә дә иркен эшли белергә тиеш. Билингваль, ягъни ике телле белгечлекләр әзерләү буенча максатчан төркемнәрдә укучылар I курсны тәмамладылар. Бу студентлар башкалардан нәрсә белән аерылып тора? Алар өчен нинди өстәмә мөмкинлекләр каралган? Моңа ачыклык кертү өчен, КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитовны әңгәмәгә чакырдык.
  • 1 июль 2019 - 09:32
    Ленар Габдрахманов: «Баласына әти-әнисе иң беренче үзе үрнәк күрсәтсен»
    Хәзер кешедән күп машина, дияргә ярата иде әбием. Чынлап та, соңгы елларда автомобильләр саны артып китте шул. ­ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, республикада 1 мең кешегә 403 транспорт чарасы туры килә икән. ­Кыскасы, һәр икенче кешедә бер автомобиль дигән сүз. Юлда һәлакәтләрсез булмый. Ел башыннан меңнән артык юл һә­лакәте теркәлгән, фаҗигадә 70тән артык кеше һәлак булган, күбесе тән җәрәхәтләре, имгәнүләр алган. Юл һәлакәтләренең сәбәбен, аларны кисәтү хакында ЮХИДИ идарәсенең җитәкчесе Ленар Габдрахманов белән сөйләштек.
Реклама