16+

Татарстанда гадәттән тыш хәл: балаларда кызамык табылган

Кызамык безнең республикада соңгы тапкыр 1990 елларда теркәлгән булган. Бу авыру турында инде оныта башлаганнар иде. Хәтта, мәҗбүри ясатылырга тиешле прививкалар исемлегеннән дә кызамыкка каршы вакцинаны төшереп калдырырга дигән тәкъдим булган.

Татарстанда гадәттән тыш хәл: балаларда кызамык табылган

Кызамык безнең республикада соңгы тапкыр 1990 елларда теркәлгән булган. Бу авыру турында инде оныта башлаганнар иде. Хәтта, мәҗбүри ясатылырга тиешле прививкалар исемлегеннән дә кызамыкка каршы вакцинаны төшереп калдырырга дигән тәкъдим булган.

Әмма, чил илләрдә авыру тарала башлагач, прививкадан баш тартырга иртәрәк дигән фикергә килгәннәр. Онытылган авыру бездә кабат баш калкытыр дип кем уйлаган?

Чаллыда шушы көннәрдә ике балада кызамык табылган: җиде айлык сабыйга прививка ясатырга өлгермәгәннәр, ә бер яшьтә сигез айлык икенче балага вакцина салдырудан әнисе баш тарткан. Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш белгече – эпидемиолог Наталья Ивойлова бу очракны республика өчен куркыныч тудыра, моны гадәттән тыш хәл дип бәяли.
Европа илләрендә соңгы елларда кызамык “чәчәк ата”. Авыруны күп очракта нәкъ менә читтән алып кайталар да. Кызамык бик куркыныч, йогышлы авыру. Балага вируска каршы прививка ясатылмаган икән, аның кызамык ияртү куркынычы бик зур. Авыруның нәтиҗәләре дә аянычлы: бала инвалид калырга, акыл зәгыйфьлеге күзәтелергә, хәтта үләргә дә мөмкин. Олыларда авыру аеруча катлаулы уза”, – ди Наталья Ивойлова.

Авыруның билгеләре күпмедер дәрәҗәдә салкын тиюне хәтерләтә. Тән температурасы күтәрелә, күзләр кызара, кеше яктылыкны кабул итми башлый. Башта биткә кызыл тимгелләр чыга, аннары алар бөтен тәнне баса. “Кызамыкны кисәтүнең иң ышанычлы юлы – аңа каршы прививка салдыру. Аны гадәттә балага бер яшьтә һәм кабат алты яшьтә ясыйлар. Шул прививка нәтиҗәсендә барлыкка килгән иммунитет кешене гомер буена авырудан сакларга сәләтле. Бездә кызамыкка каршы җитештерелгән прививкалар куркынычсыз санала. Әмма, шуңа да карамастан прививка ясатмаучылар бар”, – ди Наталья Ивойлова.  
 Татарстанда кызамыкка каршы вакцинадан баш тартучылар бүген 8 меңнән артып киткән. Закон нигезендә гражданнар прививкалардан баш тарта алалар, анысы. Әмма, бу сәбәп җитди булырга һәм рәсми төстә расланырга тиеш.

Чаллыдагы очракка килгәндә, Наталья Ивойлова ике баланың бер-бер артлы кызамык йоктыруын очраклылык дип саный. Бер яшьтә сигез айлык сабый шәхси балалар бакчасына йөргән булган. Хәзер анда кызамыкка каршы прививка ясатмаган балаларның әти-әниләрне белән сөйләшүләр бара. Вакцинадан баш тарткан бер әнине прививка салдырырга күндерә алганнар. Эпидемиологлар вакытында күрелгән чаралар авыру таралуга чик куяр дип ышана.


Сергей Осипов, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының беренче урынбасары:

– 18 катлы подьезд икән, шунда яшәүчеләрнең берсендә генә кызамык авыруы булса да, ул бер сәгать эчендә бөтен катларга, һәр фатирдагы кешегә таралырга сәләтле.

Фото: Depositphotos

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X