16+

Аена мең ярымга кадәр сын ясый

Казаннан Ринат Хәмидуллин үзе дә гүзәллекне якын итә, шуңа күрә дә гипстан төрле эшләнмәләр җитештерә, интернет аша сатып алучы табып, аларны бөтен илгә тарата.

Аена мең ярымга кадәр сын ясый

Казаннан Ринат Хәмидуллин үзе дә гүзәллекне якын итә, шуңа күрә дә гипстан төрле эшләнмәләр җитештерә, интернет аша сатып алучы табып, аларны бөтен илгә тарата.

Әлеге эш белән ул өч ел элек шөгыльләнә башлаган, барысын да Казанның Залесный бистәсендә урнашкан үзенең хуҗалыгында башкара. Монда Ринат Хәмидуллин йортына терәтеп кечкенә генә цех ясаган. Беренче катында сыннарны буяуга әзерли торган җир булса, идән астында аларны формага салып киптерә. Мондый сәләт каян килде дисәм, моңарчы ул гипс заводында эшләгән булган. Гомумән, аның хезмәт юлы бик бай, кайда гына тәҗрибә тупламаган. Баксаң, бүген Хәмидуллин 300 төрле сын ясый ала икән, нәкъ шуның кадәр формасы бар. Арасында төрле җанварлар һәм әкият геройлары күп, фантазия белән уйлап чыгарылганнары да җитәрлек. Мәсәлән, каршымда самавыр күренде, әмма анда чәй кайнатып булмый, ул копилка буларак ясалган. Амфора һәм ваза кебек сыннар да бихисап, араларында фәрештәләр һәм будда фигуралары да бар.  

Ринат үзен Татарстанда әлеге юнәлеш буенча ныклап шөгыльләнүче бердәнбер оста дип саный. Ник дисәң, башкалар аена, күп дигәндә, йөз данә сын ясаса, ул мең ярымга кадәр дә җитештерергә мөмкин. Иң мөһиме – ул продукциясен аерымлап түгел, интернет аша күпләп сата. Кемгәдер берән-сәрән сын ясаудан мәгънә юк, чөнки барыбер шуның кадәр көч, вакыт һәм энергия сарыф ителә, дип аңлата моны Хәмидуллин. Аларны йөк машинасына төяп алып китәләр, остага акчасын түлиләр, ә аннары нинди бәягә сатулары белән кызыксынганы юк икән. Әмма интернет-кибет хуҗалары аннан җитештерү күләмен арттыруын сорыйлар. Ник дисәң, бөтен ил буйлап халык сыннарны кырылып ала.  

— Шулкадәр кешегә кирәк әйбер мени соң бу продукция? – дип, сорадым остадан.  

— Соңгы елларда сорау бик артты, чөнки кешеләр шәһәр читендәге йортларга күчә башлады, ә инде пандемия чорында шунда яшәгәндә хуҗалыкларында матурлык күрмәделәр, аңа игътибар да итмәгәннәр, өйдә утырганда шуның белән шөгыльләнделәр, сыннар алып, бакчаларын бизәделәр. Хәзер инде күбесе моның кирәкле шәй икәнен аңладылар булса кирәк, – дип, җавап бирде Ринат.  

Бер сынны ясарга ике көнләп вакыт җитә. Аларның саны заказлардан тора, кайвакыт аена мең данәдән дә артып китә. Ләкин Хәмидуллин берүзе эшләгәнлектән, җитештерү күләмен әлегә бик арттыра алмый, гәрчә еш кына моның турында уйланса да. Бүген ул үзенә берәр хезмәткәр эзли, аны барысына да өйрәтеп, эшне тагын да киңрәк итеп җәелдермәкче. Казаннан ерак булмаган җирдән бина да кирәк, ди, чөнки хуҗалыктагы цехта хезмәт куйганда үзенең нечкәлекләре бар икән, башкаларга тулысынча ышану да авыр.

Ни кызганыч, әлегә кеше табылмаган. Эше дә бит карап торышка гына җиңел кебек, гипстан сыннар ясау өчен зур осталык таләп ителә. Өстәвенә буяуларының да иң сыйфатлысын, Германиядә җитештерелгәнен генә куллана ул. Ринат Хәмидуллин әйтүенчә, соңгы арада гына да чимал бәясе бик арткан. Гомумән, бу барлык өлкәләргә дә кагылышлы хәл ахры. Шунысы сөендерә, гипс эшләнмәләре бозыла торган товар түгел, шуңа күрә складта күпме саклансалар да була, барыбер алучылар булачак, ди героебыз. Баксаң, моңарчы ул суган, кыяр һәм помидор үстерү белән шөгыльләнеп маташкан, теплицалар да төзеп куйган булганар, әмма партнерлары белән килешеп бетмәү сәбәпле, ул эшне ташлаган. Ә алары нәкъ менә тиз бозыла торган продукция дә инде.  

Шунысын да әйтеп узмыйча булмас, Ринат бүген декрет ялында икән, хатыны Казанда эшли, ә ул кечкенә балаларын карый. Өстәвенә сабыйларында туу белән үк йөрәк җитешсезлеге авыруы тапканнар, бу дөньяга килүгә үк аңа операция ясаганнар. Әлеге эше белән нәкъ менә хуҗалыгында шөгыльләнүнең сәбәбе дә өстендә зур җаваплылык булудыр да инде. Ә Ринат Хәмидуллин ул башкача эшли алмый, һәрнәрсәне җиренә җиткереп башкара.  

Рәсим Хаҗиев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading