16+

Бер тапкыр кальян тарту 20 сигарет көйрәтүгә тиң

Ел саен дөньяда алты миллион кеше тәмәке тарту аркасында дөнья белән мәңгелеккә хушлаша, шуларның 600 меңе үзе тартмый, тәмәке төтененнән зыян күреп вафат була.

Ел саен дөньяда алты миллион кеше тәмәке тарту аркасында дөнья белән мәңгелеккә хушлаша, шуларның 600 меңе үзе тартмый, тәмәке төтененнән зыян күреп вафат була.

Тәмәкенең зыяны, организмга тәэсире, Халыкара тәмәкегә каршы көрәш көне нәтиҗәләре турында белгечләр «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләштеләр. 

Билгеле булганча, ел саен ноябрь аеның өченче пәнҗешәмбесендә Халыкара тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелә. Быел исә 16 ноябрьдән тәмәкегә каршы көрәш айлыгы башланган иде. 

Әлеге уңайдан төрле уку йортларында волонтерлар, студентлар катнашында чаралар, акцияләр уза. Күптән түгел шундый чараның берсе Казанның һөнәри училищеларында үтте. Казан шәһәренең «Выбор» бәйлелекне кисәтү үзәге белгече Луиза Хәкимова әйтүенчә, җәмәгать урыннарында, шул исәптән уку йортлары тирәсендә тәмәке тарту тыелган. Шуңа да акцияне нәкъ менә уку йортлары территориясеннән башларга булганнар. Акциянең исеме дә үзенчәлекле – «Бер көн». 

Кыска гына вакыт аралыгында тәмәке тартуны ташлап булмый анысы, ләкин тәмәке ташлауга беренче адымны ясау мөһим. Укучыларга төрле кызыклы биремнәр тәкъдим ителгән. Әйтик, «хәтер» бүлмәсендә чикләнгән вакыт эчендә тәмәке турында 20 факт әйтелә, кабинеттан чыккач, син иң истә калганнарын әйтергә тиешсең. Нәтиҗә күрсәткәнчә, яшьләрнең күңеленә кереп калган фактлар ул – тәмәке ирлек көчен киметә һәм пләшләндерә. Укучылар сораштыруда да актив катнашкан. Күбесе «якыннарымның, туганнарымның тәмәке тартуын теләмим» дип җавап биргән. Респондентларның 30 проценты үзе дә кальян, тәмәке тартмый икән. 16 проценты тәмәке тартуны зур проблемага санамый.

Кальян дигәннән, күпләр аны сәламәтлек өчен зыянсыз дип уйлый. Тәмәке тартмаучы кешеләр арасында да кальянны кулланучылар бар. Баксаң, бер тапкыр кальян тарту 20 сигарет көйрәтүгә тиң икән. 
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш наркологы, Республика наркология диспансерының медицина бүлеге баш табиб урынбасары Резеда Хаева аңлатуынча, тәмәке тарту кешенең үзе өчен генә түгел, янәшәдәгеләргә дә куркыныч тудыра. Тәмәкене озак еллар тарту тын юллары авырулары, астма, туберкулез, үпкә яман шеше, матдәләр алмашыну, башка күп кенә авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Тәмәкене ташлаган кешеләрнең 12 сәгатьтән соң ук үпкәләре чистара башлый. Йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычы бермә- бер кими. 

Тәмәкедәге никотин – венага наркотик кертү белән бер дәрәҗәдә тәэсир итә. Никотинга бәйлелектән арынуы авыррак. Тәмәке тарту – яман гадәт кенә түгел, ул авыру һәм аны дәваларга кирәк, – ди Резеда Хаева.

Республика наркология диспансерында балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий тәмәке тартуны ташлау өчен беренче чиратта, кешенең теләге булырга тиеш дип саный. Наркология диспансерында бу авырудан котылырга ярдәм иткән өч кабинет эшли. Белгечләр телефон аша да консультация бирергә мөмкиннәр. 

Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы җитәкчесе Маргарет Чан бер сессия вакытында «Тәмәке өчен уен тәмам» дигән инициатива белән чыккан булган. Максат – XXI гасырда тәмәкене юк итү. 2095 елга дөньяда тәмәке тартучылар калмаска тиеш. Россиядә 2015 елда туганнарга тәмәке тартырга ярамаячак дигән фикер дә шуның белән бәйле. Чынга ашмый торган нәрсә булып тоелса да, тәмәкедән баш тарткан илләр юк түгел. Урта Азиянең Бутан дәүләтендә иң беренчеләрдән булып тәмәкене тыйганнар. Быел Ватикан да бу исемлеккә кушылган. Кем белә 2095 елга кадәр бәлки Россиядә дә тартуның зыянын аңлап, тәмәкесез яши башларлар.

Тәмәке тартуны ташлауга кагылышлы сорауларыгыз булса, 272-19-82 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. 

Сорау-җавап

Тәмәке тартуны ташлагач, кеше кинәт тазара, диләр, бу дөресме?
Республика наркология диспансерының балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий әйтүенчә, тәмәкегә бәйлелек тартканнан соң организмда дофамин гормоны бүленеп чыгу белән бәйле. Бу матдә кешегә рәхәтлек китерә, кәефне күтәрә, шуңа да кеше тәмәке тарткач кына рәхәт дип уйлый. Әмма, дофамин организмда башка төрле юллар белән дә барлыкка килә ала. Әйтик, тәмле ризык ашаганнан соң. Еш кына тәмәке ташлаган кеше, шул гормон җитмәгәч, ябырылып ашый башлый. Югыйсә, дофамин спорт белән шөгыльләнгәндә, аз калорияле ризыклар ашаганда, яраткан эшеңне башкарганда, физик эш вакытында да бүленеп чыга. Кыскасы, тәмәке тартуны ташлагач, кеше тазара дигән сүз – миф. Бу һәркемнең үзеннән тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading