16+

Экстрасенс Казан гимназиясендә булган фаҗига хакында: “Вакыйгаларга нигез күпкә иртәрәк салына”

Танылган экстрасенс Алсу Газыймҗанова “Шәһри Казан”га биргән интервьюсында Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗига хакында фаразлаган иде.

Ул  интервью әзер булгач та, фаразларның ул өлешен алып аттык. Халык арасында коткы таратып, начар фаразлар бирәсем килми, дигән иде Алсу Яңа ел алдыннан булган очрашуыбызда.

“Күңелемә нишләптер Беслан килә”, - дигән иде Алсу ул вакытта.

Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗигадан соң без экстрасенс белән тагын очраштык. Хәер, очрашырга без алдагы атнада ук сүз куешкан идек инде. Очрашкач, гимназиядә булган фаҗига хакында да сорашмый кала алмадым.

“Мондый фаразларны яңгыратудан гына инде бернәрсә дә үзгәртеп булмый. Булачак әйберне генә әйтәсең. Кайбер фаразлар бер ел эчендә, ярты ел эчендә генә чынга ашмаска мөмкин. Хәтта ун елдан соң да чынга ашканнары бар. Әмма һәр вакыйганың нигезе ул гамәлгә ашкан мизгелгә кадәр бик күпкә иртәрәк  салына. Кешеләр үз балалары белән шөгыльләнми. Тормышта барлык проблемалар да нәрсәдән килеп чыга? Ярату җитмәгәннән. Минем әти-әниләрне куркытырга дигән бурычым юк. Әмма һәрвакытта да алар гаепле. Җәмгыять тә гаепле, әлбәттә. Уеннар гаепле диләр. Ник кеше уеннар уйный? Чөнки ул анда “үзен таба”. Реаль тормышта аны яратмыйлар. Әти-әниләр акча эшли, финанс яктан тәэмин итсәң, балага яхшырак дип уйлый “Өстәгеләр” дә гаепле, чөнки халыкка шартлар тудырылмый. Кешеләр кредитларга чумган акча эшләмичә булмый. Элеккеге кебек фатирлар бирелми. Салымнар түлибез, алар кая китә? Нормаль эш, нормаль шартлар юк”, - дип аңлатма бирде Алсу ханым бу вакыйга уңаеннан.

Без очрашканда Рамазан ае, ә Алсу Газыймҗанова уразада иде. Шуңа да “мин бу айда киләчәкне карамыйм”, диде. Әмма киләчәктә дә мондый вакыйгаларның булачагын кире какмады.

Язманың тулы вариантын “Шәһри Казан”ның киләсе чәршәмбе санында укый аласыз.

ЛИЛИЯ ЛОКМАНОВА 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading