16+

Гудсерферлар сервисы булдырган Илья Попов: «Гадәттә кеше Тын океанга мөстәкыйль рәвештә барып җитә алмый, кемгәдер андый бәхет тә елмайды»

Казан кешесе Илья Попов гудсерферлар өчен туристлык сервисы булдырган. «Гудсерфинг» – коммерцияле булмаган проект, аның максаты – Россиядә һәм чит илдәге волонтерлык программалары турында мәгълүмат бирү.

Гудсерферлар сервисы булдырган Илья Попов: «Гадәттә кеше Тын океанга мөстәкыйль рәвештә барып җитә алмый, кемгәдер андый бәхет тә елмайды»

Казан кешесе Илья Попов гудсерферлар өчен туристлык сервисы булдырган. «Гудсерфинг» – коммерцияле булмаган проект, аның максаты – Россиядә һәм чит илдәге волонтерлык программалары турында мәгълүмат бирү.

Волонтерлык туризмы чагыштырмача яңа булса да, бик популяр. Соңгы елларда Россиядә дә киң җәелеш алды. Гудсерфинг ул – мәгънәле ял, ягъни сәяхәт тә итү, бушка игелекле эшләр дә башкару.

– Илья, әлеге проектның идеясе каян барлыкка килде?
– Без, төркем булып җыелып, ел саен төрле экспедицияләрдә катнаша идек. Тагын ниндирәк яңа проектлар бар икән дип, интернеттан эзләнә башладык. Ә алар бик күп булып чыкты. Гомер буе йөрсәк тә, йөреп бетереп булмас кебек тоела башлады. Шуннан социаль челтәрләрдә үзебезнең төркемне оештырдык. Төркемгә керүчеләрнең саны көннән-көн артты. Башкаларда да кызыксыну көчле булуын аңладык. Соңрак, аларга уңайлы булсын өчен, сайтыбызны булдырдык. Анда бөтен проектлар турында да мәгълүмат бирелеп бара. Шунда ук гариза да калдыра аласың. Сине каршылаучы як үзенең шартлары турында шул ук сайтта хәбәр бирә, шул рәвешле аларга да үзләренә волонтерлар табу җайлаша. Сервиста үзеңә яңа дуслар да таба аласың. Бүгенге көндә платформада 33 илне берләштергән 156 проект һәм 4290 катнашучы.

– Гудсерферлар өчен нинди шартлар тудырылуын да әйтеп үтегез әле.
– Волонтерлар барган җирләрендә бушка яши һәм туклана, аның каравы бушка хезмәт тә куя. Ә менә юлга үзләре түли. Бигрәк тә Кырым, Абхазия, Краснодар крае, Грузия юнәлешләре бик популяр. Гудсерферлар анда җиләк-җимеш җыялар, хостелларда эшлиләр. Шәһәр кешеләре Россиянең төрле өлкәләрендәге авылларда фермаларда эшләп карарга кызыга. Ел буе офиста утырып эшләүчеләрнең физик хезмәт белән шөгыльләнәсе килә. Күпләр археологик, этнографик, географик экспедицияләрдә катнаша. Быел «Угра» илкүләм паркы «Никола Ленивец» дигән борынгы шәһәргә экологик сукмак салырга чакыра. Анда ял итү урыннары эшләячәкләр, территорияне чистартачаклар. Волонтерлар палаткаларда яшәячәк. Камчаткада шәһәр читендәге бер отельгә шулай ук территорияне төзекләндерергә һәм ат фермасында вакытлыча эшләргә кешеләр кирәк. Алтайда чишмә төзекләндерергә дә чакыралар. Юнәлешләр бик күп төрле. Шунысын да әйтергә кирәк: кайбер очракларда яшәү һәм ашау бушка булмаска да мөмкин, бу бигрәк тә тыюлыклар уздырган проектларда, – ди проект хуҗасы.

– Гадәти булмаган кызыклы проектлар да бардыр?..
– Иң кызыклысы, мөгаен, Командор утравына булган экспедициядер. Финанслауны Рус география җәмгыяте алды. Гудсерферлар Медный утравына кадәр барды. Гадәттә кеше Тын океанга мөстәкыйль рәвештә барып җитә алмый, кемгәдер исә бу бәхет елмайды. Алар утрауда яшәүче хайваннарның исәбен алды, лабораториядә эшләде. Мальдив һәм Сейшелыда диңгез ташбакаларының йомыркаларын коткарырга булыштылар.

– Волонтер булып ниндирәк кешеләр тәвәккәлләп чыгып китә?
– Күбесенчә җәйге ялга чыккан студентлар бара. Үзләренә яңа төр эш эзләгән, башка эштә сынап карарга теләгән, шулай ук фермер булырга хыялланган 30 яшькә кадәр булган егетләр күп. Дөресен әйткәндә, волонтерлар арасында хатын-кызлар күбрәк. Алар ир-атлар тәвәккәлли алмаган җирләргә дә чыгып китә.

– Гудсерфинг волонтерларны нәрсәсе белән җәлеп итә?
– Волонтерлар, белүегезчә, игелек кылучылар, үз теләге белән ярдәм итүчеләр. Аларга кемгәдер булышу ошый. Моннан тыш, гудсерфинг үзенә күрә бер тормыш тәҗрибәсе бирә, төрле шәһәр һәм илләрдән үзеңә яңа дуслар табасың, җирле халыкның культурасы һәм традицияләре белән танышасың, кемдер чит тел үзләштерә, кемдер аны камилләштерә. Төрле тормыш шартларында яшәргә өйрәнәләр, яңа белем туплыйлар, яңа һөнәр үзләштерәләр. Кемдер исә тормыш мәгънәсен табарга мөмкин.

– Эшкә чакыручылар тарафыннан алдау очраклары да булмый калмыйдыр?
– Махсус сервис ачуыбызның төп сәбәбе шунда. Үзебез тараткан мәгълүмат өчен җавап бирәбез. Сайтка игъланнарны сыналган кешеләрнекен генә эләбез. Икенчедән, сайтта гудсерферлар үзләренең фикерен язып калдыра. Кызганычка, мошенниклар юк түгел. Аларның күп кенә проектларын без кара исемлеккә тыктык.

– Алдакчыларны ничек аерып була соң?
– Мошенниклар гадәти булмаган проектларда катнашырга чакыра, әйтик, Монголиядә археологик казылмаларда эшләргә. Барысы да бушка, әмма гарантияле взнос кирәк дияргә мөмкиннәр. Бик яхшы эш һәм яшәү шартлары вәгъдә итәләр. Моңа алданып, билгесез кешеләргә акча күчерүчеләр дә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading