16+

Интернет аша әйбер сатып алганда ничек алданмаска?

Бүген интернет аркылы товар сатып алучылар саны артканнан-арта бара, чөнки бу уңайлы да, тиз дә. Әмма сатып алучыларның товар кулга кергәнче аны җентекләп карарга мөмкинлеге юк, шунлыктан ялган товар алу куркынычы бермә-бер арта.

Интернет аша әйбер сатып алганда ничек алданмаска?

Бүген интернет аркылы товар сатып алучылар саны артканнан-арта бара, чөнки бу уңайлы да, тиз дә. Әмма сатып алучыларның товар кулга кергәнче аны җентекләп карарга мөмкинлеге юк, шунлыктан ялган товар алу куркынычы бермә-бер арта.

Мошенниклар арасында социаль челтәрләр, сату-сатып алу турында бушлай игъланнар урнаштыра торган сайтлар аеруча популяр. Хәтта зур онлайн-ритейлерларны да шулар рәтенә кертергә мөмкин. 
Транспортта барганда, чиратта басып торганда яки өйдә ял иткәндә, күңелеңә хуш килгән әйбер сатып алу бик җиңел һәм уңайлы кебек тоела. Әмма шул ук вакытта зур гына суммада акчаңны югалтып, төп башына утырып калырга мөмкинсең. Шуларны күздә тотып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, мобиль кушымталар аша әйбер сатып алганда алданмас өчен, инструкция тәкъдим итә. 

Кушымта урнаштырабыз. Функцияләре ничек кенә күп булмасын, һәрбер мобиль кушымтага да ышанырга ярамый. Кайбер «билгеләр» яки «маркерлар»га аеруча зур игътибар итәргә кирәк. Кушымтаны күчереп алганда, бары тик ышанычлы чыганакларны гына сайлагыз. Мисал өчен, белгечләр Google Play (Гугл Плей) яки AppStore (АпСтор) кушымталарын тәкъдим итә. Моңа кадәр кушымта урнаштырган кешеләрнең фикерләрен, шулай ук биш баллы система белән бәяләнә торган рейтингны өйрәнегез. Бәя дүрт баллдан азрак булса, бу сездә шик уятырга тиеш. Кушымтаны урнаштырганда, ул күп мәгълүмат сорарга тиеш түгел. Элемтәгә керү өчен телефон, юридик адресның күрсәтелүе шарт. Бу очракта сезнең алда шикаять белән кая мөрәҗәгать итәргә дигән сорау тумаячак. ICQ (АйСиКью) номеры, Skype (Скайп) логины яки бушлай почта сервисларының берсенең электрон почта адресы исәпкә алынмый. 

Әйбер сатып алганда нәрсәләрне истә тотарга? Товар сайлаган вакытта янә сатып алучыларның фикерләренә мөрәҗәгать итегез. Намуссыз сатучылар еш кына бер товарны рекламалый, ә икенчесен сата. Төп башына утырып калмас өчен, сатып алуның һәр этабында экранда скриншот ясагыз һәм түләү турындагы квитанцияне саклагыз. 
Әгәр товар яки хезмәт сыйфатсыз булып чыкса. Скриншотлар, видео һәм аудиоязмалар, шулай ук товар сатып алганда яки хезмәт күрсәткән вакытта сезнең янда булган шаһитларның күрсәтмәләре сатучының намуссызлыгын раслый торган дәлилләрегез булачак. Товарларны дистанцион юл белән сату кагыйдәләре һәм 1992 елның 7 февралендә дөнья күргән «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы (18-29, 26.1 маддәләр) РФ законына таянып, дәгъва гаризасы белән бергә барлык дәлилләрегезне дә кушымтада күрсәтелгән адрес буенча җибәрегез. Әгәр сатучы элемтәгә чыкмый икән, судка мөрәҗәгать итегез һәм бу хакта конфликтка кергән якка да әйтеп куегыз. Бу еш кына каршылыкны судка кадәр җайга салырга ярдәм итә.

фото: karawang12.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading