16+

Казанда нинди урамнар ябыла?

Футбол буенча дөнья чемпионатының Казандагы матчлары узган көннәрдә уен башланырга 4 сәгать алдан «Казан-Арена» стадионы янәшәсендәге урамнарда транспорт хәрәкәте тукталып торачак.

Казанда нинди урамнар ябыла?

Футбол буенча дөнья чемпионатының Казандагы матчлары узган көннәрдә уен башланырга 4 сәгать алдан «Казан-Арена» стадионы янәшәсендәге урамнарда транспорт хәрәкәте тукталып торачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә бу хәбәрне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов җиткерде.

«Казан-Арена» футбол стадионына махсус пропускы булмаган транспорт чаралары 800-1500 метрдан да якын китерелми. Автомобильләрне «Тандем», «Леруа Мерлен», «Мега», «Южный», «Максидом», «Метро» сәүдә үзәкләре, «Ак Барс» көрәш сарае мәйданчыкларына куеп калдырырга мөмкин. Аның өчен түләү алынмый.

Футбол стадионына якын урнашкан йортларда яшәүчеләргә пропуск таратылмый. Алар шәхси автомобильләрендә Конфедерацияләр Кубогы матчлары үткәрелгән вакыттагы кебек хәрәкәтләнә, ягъни үз йортларына ишегаллары юллары буйлап керә.

Дамир Фәттахов казанлыларны һәм башкала кунакларына футбол матчлары үткәрелгән көннәрдә җәмәгать транспортыннан файдаланырга киңәш итте. Тиешсез урынга куеп калдырылган автомобиль штраф мәйданчыгына алып кителә.

– Җәмәгать транспорты һәм спортчылар белән футбол чарасында катнашучылар өчен билгеләнгән юл полосаларына керү катгый рәвештә тыела, – дип кисәтте Дамир Фәттахов.

Шаттл-автобуслар

Казанда футбол матчлары вакытында 48 шаттл-автобус йөриячәк.Аларның маршрутлары:
Спорт сарае – «Кәҗә бистәсе» метро станциясе – Адоратский урамы;
«Казан-2» тимер юл вокзалы – «Тандем» – «Парк Хаус» – Адоратский урамы;
«Казан» халыкара аэропорты – Адоратский урамы.
Шәһәр башкарма комитетының транспорт буенча комитеты рәисе урынбасары Марат Хисаметдинов әйткәнчә, Казанда футбол матчлары үткән көннәрдә җәмәгать транспорты матч тәмамланганнан соң да 3 сәгать эшли.

– Совет районында «Ветеринария академиясе» тукталышы, ә Яңа Савин районында «Адоратский урамы» тукталышы футбол матчлары үткәрелгән көннәрдә җәмәгать транспорты өчен «соңгы тукталыш» булачак, – диде Марат Хисаметдинов.
«Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда 14 июньнән 15 июльгә кадәр «Җанатарлар фестивале» барган көннәрдә «Энергоуниверситет» тукталышы аша уза торган автобуслар 24.00 сәгатькә кадәр йөри. Тамашачылар шулай ук «Кәҗә бистәсе» метро станциясеннән файдалана ала.
– Җанатарлар фестивале үткәрелү сәбәпле, Сибгат Хәким урамы юлында транспорт хәрәкәтен 5 июньдә ябу ниятләнелә, чикләү кертү берничә көнгә кичектерелергә дә мөмкин, – диде Дамир Фәттахов.
Казан мэриясе һәм транспорт буенча комитет сайтларында хәрәкәт ябылып торачак урамнар картасы, мәгълүмат күрсәтелгән.

Чемпионат вакытында транспорт хәрәкәтенә кагылышлы түбәндәге чикләүләр кертелә:

16 июньдә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр;

20 июньдә 17.00 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр;

24 июньдә 17.00 сәгатьтән 25 июньнең 1.00 сәгатенә кадәр;

27 июньдә 13.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр;

30 июньдә 13.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр;

6 июльдә 17.00 сәгатьтән 7 июльнең 1.00 сәгатенә кадәр.

Бу көннәрдә һәм сәгатьләрдә транспорт хәрәкәте (махсус рөхсәте булмаса) түбәндәге урамнарда ябыла:

Сибгат Хәким урамының Фатыйх Әмирхан урамыннан Чистай урамына кадәрге өлеше;
Чистай урамының Ямашев проспектыннан Адоратский урамына кадәрге өлеше (Ямашев проспекты тарафыннан хәрәкәтләнгән очракта);

Абдулла Бичурин урамы тарафыннан хәрәкәтләнгәндә, Чистай урамының Абдулла Бичурин урамыннан Ямашев проспектына кадәрге өлеше. (Сибгат Хәким урамына таба хәрәкәтләнгәндә, Фатыйх Әмирхан урамына борылып керергә ярый);

Ямашев проспектының Адоратский урамыннан Себер трактына кадәрге өлеше;
Гаврилов урамына дублер-янәшә урамның Маршал Чуйков урамыннан Чистай урамына кадәрге өлеше;
Академик Арбузов урамының Журналистлар урамыннан Ямашев проспектына кадәрге өлеше (Журналистлар урамы тарафыннан хәрәкәтләнгән очракта).

Сибгат Хәким урамының Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәрге өлеше 25 майдан 25 июльгә кадәр ябыла.

Транспорт хәрәкәте чикләве «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда Футбол җанатарлары фестивале үткәрелү сәбәпле кертелә. Сибгат Хәким урамындагы 3, 3а һәм 5нче йортларга Бондаренко урамыннан узып булачак.

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading