16+

Казандагы төнге һәлакәттә гомере өзелгән Юрий Матренинның ике баласы ятим калган

Казандагы төнге һәлакәттә полиция өлкән лейтенанты 42 яшьлек Юрий Матренин һәлак булган.

Казандагы төнге һәлакәттә гомере өзелгән Юрий Матренинның ике баласы ятим калган

Казандагы төнге һәлакәттә полиция өлкән лейтенанты 42 яшьлек Юрий Матренин һәлак булган.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр иткән.

Алданрак төнлә «Яшьлек» метро станциясе янында, Декабристлар һәм Волгоград урамнары чатындагы һәлакәттә ЮХИДИ хезмәткәре һәлак булуы хакында хәбәр иткән идек.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары үзен адекват тотмаган "БМВ" шоферын туктатырга тырышып караса да, ул тәртип сакчыларының таләбенә буйсынмаган һәм аны куа киткәннәр.

Автомобиль гаять зур тизлектә светофорның кызыл утына чыккан һәм ике ЮХИДИ инспекторы утырган юл-патруль хезмәте машинасына килеп бәрелгән.

Авариядә җитди тән җәрәхәтләре алган Юрий Матренинны 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар. Әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмаган. Юрий Матренинның хатыны һәм ике баласы ятим калган.

Казанда юл-патруль хезмәте машинасы белән бәрелешкән "БМВ" шоферына карата җинаять эше ачылган "БМВ"ның 31 яшьлек йөртүчесенә РФ Җинаять кодексының "Юл йөрү кагыйдәләрен һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча гаепләнә.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading