Узган төндә ЮХИДИ экипажы юлкагыйдәләрен бозып, машинасын адекват рәвештә йөртмәүче "БМВ" машинасын туктатырга тырыша.
Тик машина йөртүче инспекторларның ишарәсенә туктамый юлын дәвам итә. Рациядән хәбәр биреп, башка экипажны әлеге машина йөртүчене тоткарлау өчен ярдәмгә чакыралар.
Декабристлар һәм Вологоградская урамнары чатында "БМВ" светофорның кызыл утына туктамыйча, очып диярлек, алга омтылган һәм аны тоткарлау өчен каршысына чыккан юл экипажы машинасына бәрелгән.
Патруль машинасындагы пассажир утыргычындагы 42 яшьлек инспектор бик каты тән җәрәхәтләре алган. Аны тиз арада хастаханәгә озатканнар һәм аның шунда гомере өзелгән. Тагын бер 29 яшьлек инспекторныж баш мие селкенеп, шулай ук хастаханәгә озатылган.
"БМВ" йөртүчесе аек булмаган, дигән фаразлар бар. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. 31 яшьлек машина йөртүче 2015 елда юл һәлакәте урыныннан качып киткән өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар