16+

Хәния Фәрхинең сеңелесе Фирүзә Ибәтуллинаны нигә гаеплиләр?

Хәния Фәрхинең бертуган сеңелесе Фирүзә Ибәтуллинаның инстаграмда 9 меңнән артык язылучысы бар.

Хәния Фәрхинең сеңелесе Фирүзә Ибәтуллинаны нигә гаеплиләр?

Хәния Фәрхинең бертуган сеңелесе Фирүзә Ибәтуллинаның инстаграмда 9 меңнән артык язылучысы бар.

Яшьләрдән калышмаучы ханым анда тормышыннан кызыклы фото, видеолар бүлешә, Хәния репертуарыннан җырлар башкара. Тик аның соңгы вакытта бик активлашып китүен, гаеп итүчеләр дә табылган. Моңа җавап итеп ул инстаграмда хәйран озын гына пост язып элгән.  


– Хөрмәтле, дуслар гафу итәрсез. ? Саф-пакь күңелле кешеләрнең күңеленә караңгылык булып керсәм.? Без балалар кебек өлкәннәр дә ни генэ эшләсәк тә яңалыгыбызны интернетка куярга ашыгабыз. Мин уземнен ялгышлыгымны бүген генә аңладым. Әмма мин сезнең алда акланып, эшләгән эшләрем өчен мескенләнеп исбатлар өчен сезгә җавап язмыйм, дөрес аңлагыз.? Мин Кояшыма охшаганмынмы, җырларга тырышаммы, ул исән чакта кайда булганмын???Сорауларыгыз бик күп??? Җырлыйм икән, димәк, мин исән. Охшарга тырышам икән, чөнки ул минем өчен үрнәк, моңа кадәр ник күренмәгәнмен, чөнки Кояшым исән-сау һәм ул үз миссиясен җиренә җиткереп, "Халкым, газиз тамашачым", - дип җаны-тәне беләнүз хезмәтен үзе башкарды, - дигән ул.

Ахырда бераз үпкәләвен белдереп:

– Юк-бар мәгънәсез җавапларыгыздан мин каралмам, әмма күңел кителер ?? һәм Кояшымның нурына шәүләгез төшәр. Ул исән-сау чагында үзенекеләрне беркайчан да кимсетергә, кыерсытырга ирек бирмәде, - ди Фирүзә ханым.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    бик дорес язгансыз рэхэтлэнеп жырлагыз сез жырларга тиеш кеше конлэшеп яза шул гына

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик дорес жаваплар

      • аватар Без имени

        0

        0

        Киресенчә, куаныр урынга, юк-бар белән маташучылар табылып тора шул... Фирүзә ханым бик әйбәт җавап биргән. Рәхмәт кенә әйтеп торырга тиешбез лә.Менә әле фотосурәтенә карадым да, Хәниябезне күргәндәй булдым. Күңел сөенде. Болай да ул гел безнең арада, ә сеңелесен күрү рәхәтлек өсти.Җырла,Фирүзәкәй, сөйлә,Фирүзәкәй! Туган сеңелесе кабатласын, оныттырмасын! Күреп торыйк,гел арабызда булсын.Рәхмәт, җаныкаем, исән бул!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бала чага кебек апага эйтэм дигэн кебек инде бу. Кем генэ кайгы курмэгэн икэн Лэкин алар кычкырып йормилэр Сабырлык кирэк. Мина да ошамый Хэния улгэч БИК куп туганнары кукрэк каты туганым дип. Ник исэн чакта ярдэм итмэгэннэр

          • аватар Без имени

            0

            0

            Исэн чакта кадерен белергэ иде

            Мөһим

            loading