16+

Коточкыч бәяләргә каршы ташламалы кредитлар ярдәмендә көрәшәчәкләр

Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов чәчү кампаниясе тәмамлану уңаеннан журналистларның сорауларына җавап бирде.

Коточкыч бәяләргә каршы ташламалы кредитлар ярдәмендә көрәшәчәкләр

Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов чәчү кампаниясе тәмамлану уңаеннан журналистларның сорауларына җавап бирде.

 - Язгы чәчү кампаниясе уңышлы тәмамланды. Башка елларга караганда, күпьеллык уртача күрсәткечләр вакытына сыешып, кыр эшләрен сыйфатлы башкарып чыктык. Барлык эшләр 28 көнгә сузылды. Бер тәүлеккә 100 мең гектар җирдә чәчү эшләре барган вакытлар да булды, - диде министр.

Аның сүзләре буенча, кыр эшләренә 11 мең трактор, 600 югары куәтле чәчү комплексы, 2,4 меңнән артык чәчкеч, 1,5 мең тирәсе культиватор һәм тырмалау агрегаты җәлеп ителгән.
Министр шулай ук 2 миллион 800 мең гектар мәйданда бөртекле, техник, азык культуралары чәчелүен дә хәбәр итте. Барлык мәйданның 1,5 миллион гектарын бөртекле һәм бөртекле-кузаклы, 330 мең гектарын техник, 920 мең гектарын азык культуралары алып тора. Ә 7,9 мең гектар мәйданда бәрәңге һәм яшелчә чәчелгән.  
Марат Әхмәтов әйтүенчә, галимнәр июньнең икенче яртысын коры һәм эссе  киләчәк дип фаразлый.  
 
- Көндез һава температурасы 30 градус һәм аннан да югарырак була дип әйтәләр. Безгә бу вакытка кадәр профилактика чараларын башкарып калырга кирәк. Әлегә кадәр җылы җитмәсә дә, культуралар тигез тишелеп чыкты. Май ае җир эшләре өчен уңай килде. Дөрес, майның салкын килүе вегетацияне азрак тоткарлый. Күпьеллык үләннәрне җыю эше дә бер атнага соңга калды, әмма куркыныч түгел. Җылы килер инде ул. Безгә җылы үсемлекләрнең кәс белән капланып, дым саклавы өчен кирәк. Әлегә туфракта дым күләме уртача. Кышкы явым-төшемнәрнең туфракка файдасы зур булды, – диде ул.

Ашлык бәясе арта

Шунысы куанычлы: министр әйтүенчә, соңгы 1,5 ай дәвамында ашлыкка бәя артуы күзәтелгән.
- Алга таба да ашлык базарында җанлану көтәбез. Узган көз һәм кыш ашлык сату базары өчен уңышлы булмады. Аны үзкыйммәтеннән дә азракка кулланган вакытлар булды. 1,5 ай дәвамында һәр көн диярлек бер тонна ашлык 50-100 сумга арта барды”, – диде министр.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүген өченче класслы бодай 9 сум тирәсе. Дүртенче класслы бодай - 8, фураж бодае 7 сум.
- Мондый бәя узган җәйдән бирле булганы юк. Үсеш күзәтелә. Илебез узган елгы уңышның 49 млн. тонна ашлыгын экспортка озатырга өлгерде. Киләсе урып-җыю чорына кергәндә, ашлык, киләсе елга караганда кыйммәтрәк булыр дип өметләнәбез”, – диде Марат Әхмәтов.

Ташламалы ягулык

Марат Әхмәтов журналистларның дизель ягулыгына бәя арту белән бәйле соравына да җавап бирде. Аның сүзләренә караганда, Татарстан аграрийларына чәчү кампаниясе чорында ТАИФ һәм «Татнефть»нең ташламалы тарифлары ярдәмгә килә. Тик вазгыять һаман да шулай дәвам итсә, хәлләр катлауланырга мөмкин.
- Чәчү кампаниясендә дә, уңыш формалашканда да, урып-җыю вакытында да без ташламалы дизель ягулыгы белән тәэмин итәбез. Быелгы ел өчен бу аеруча мөһим. Бәяләрдәге аерма литрына ун сумга кадәр җитә. Шулкадәр аңлашылмый торган, коточкыч бәяләр, - дип белдерде министр.

Быел авыл хуҗалыгы өчен 140 мең тонна дизель ягулыгы тәкъдим ителәчәк.  Аның фикеренчә, авыл халкы өчен бу зур ярдәм, чөнки бензин бәяләре арта, ә сөтнеке – кими.  
- Дөрес, компанияләр ягулыкны ташламалы бәяләрдән бирергә бик ашкынып тормыйлар. Бу эшләр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үтенече белән эшләнелә. Узган ел әлеге ярдәм 800 млн.ны тәшкил иткән иде, быел күбрәк булачак. Әлеге компанияларга ташламалы ягулыкны үз керемнәре хисабына бирергә туры килә. Бу игенчеләрнең хезмәтенә хөрмәт йөзеннән башкарыла, - диде министр.   
 
Марат Әхмәтов әйтүенчә, ел буена Татарстан агросәнәгать комплексы өчен 200 мең тонна дизель ягулыгы кирәк.

Фото: tatar-inform.tatar  
 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading