16+

Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреатлары билгеле

Театр дөньясында бу бүләк ике елга бер тапкыр, 2014 елдан бирелә.

Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреатлары билгеле

Театр дөньясында бу бүләк ике елга бер тапкыр, 2014 елдан бирелә.

Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия тапшырылды. Бүләк ике елга бер тапкыр, 2014 елдан алып тапшырыла. 

Быел премиягә Камал театры артисты Илдар Хәйруллин, драматург, язучы, кинорежиссер Салават Юзеев, "Тере шәһәр" заманча сәнгатькә ярдәм фонды директоры Инна Яркова лаек булды. Премияне Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды. 

"Быел безнең өчен бик авыр ел. Үзегез күргәнегезчә, залда урыннарның 50 проценты гына буш түгел. Безнең тормыштагы бу шартлар - сынау. Коронавирус белән авырган кеше белә, ризыклар тәмсез була. Мәдәниятсез тормыш та рухыбызны, тормышыбызны тәмсез ясый",- диде һәм тамашачыларга рәхмәтен җиткерде. 

Моннан тыш, 2002 елдан алып, 7 ноябрь - Марсель Хәким улының туган көнендә Камал театры тамашачыларга премьера тәкъдим итә. Быел камаллылар Альберт Шакировның "Сәфәрен" сәхнәгә чыгарды. 

 

Фото: Риф Якупов, театр матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading