16+

Минтимер Шәймиев: «Хушлашуы күңелдә матур булып калды» 

Бүген Сәкинә Шәймиеваны соңгы юлга озаттылар

Минтимер Шәймиев: «Хушлашуы күңелдә матур булып калды» 

Бүген Сәкинә Шәймиеваны соңгы юлга озаттылар

“Сәкинәнең кешеләрне яратуы, хөрмәт итүенең иге-чиге юк иде. Авырганда да һәрвакыт эшкә ашатып-эчертеп озатып кала иде”, - дип сөйләде бүген Минтимер Шәймиев Мәрҗани мәчетендә узган хушлашу чарасында. Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе җеназа намазы алдыннан үзенең хәләл җефете белән үткәргән соңгы минутларын искә алды.

“Кичә сөйләшеп, карашып утырдык. Озак яши алмас, дидем. Кичә бертуган сеңлесе, улларыбыз да хастаханәгә килде. Без кергәч, күзен ачып: “Рәхмәт”, – сүзен әйтте. Саубуллаштык. Хушлашуы шулай күңелдә матур булып калды. Безгә – исәннәргә, сәламәтлекне сакларга, хатын-кызны бәяләргә кирәк, гаиләдә – бер-беребез белән аңлашып, балалар тәрбияләп яшәргә...”, - диде Минтимер Шәймиев. 

Ул кайгы уртаклашкан, Мәрҗани мәчетенә хушлашуга җыелган кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Барыгыз алдында да баш иям”, - диде.

Сәкинә ханым турында Минтимер Шәймиев: “Кешеләрне соңгы юлга җомга көнне озатырга туры килсә, “Изге кеше икән, урыны оҗмахта булсын”, – дия иде”, – дип искә алды.

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете Сәкинә Шәймиева 79 яшендә, озакка сузылган авырудан соң бүген, 16 ноябрьдә вафат булды. Алар 57 ел бергә гомер иткәннәр. Мәрхүмәгә җеназа намазы Казанның Мәрҗани мәчетендә укылды.

Ләйлә Хәкимова,  "Татар-информ"
Фото:  "Татар-информ"

Бу хакта шулай ук Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиева вафат 

"Сәкинә Шәймиева: "Миңтимернең язмышында минем урыным башка. Мин - аны яратучы,һәм ул яраткан хатын-кыз"

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X