16+

Сәкинә Шәймиева: «Миңтимернең язмышында минем урыным башка. Мин – аны яратучы һәм ул яраткан хатын-кыз»

Бүген, каты авырудан соң, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең тормыш иптәше Сәкинә Шәймиева вафат булды. Алар 1961 еллардан бирле кулны кулга тотынышып атлады, уллар тәрбияләде, оныклар сөйде.

Сәкинә Шәймиева: «Миңтимернең язмышында минем урыным башка. Мин – аны яратучы һәм ул яраткан хатын-кыз»

Бүген, каты авырудан соң, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең тормыш иптәше Сәкинә Шәймиева вафат булды. Алар 1961 еллардан бирле кулны кулга тотынышып атлады, уллар тәрбияләде, оныклар сөйде.

Бүген, каты авырудан соң, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең тормыш иптәше Сәкинә Шәймиева вафат булды. Алар 1961 еллардан бирле кулны кулга тотынышып атлады, уллар тәрбияләде, оныклар сөйде.  

2007 елда Сәкинә Шәймиеваның “Минтимернең хәләл җефете” дип исемләнгән китабы басылып чыккан иде. 2016 елның апрелендә "Татар китап нәшрияты" әлеге китапка яңа өстәмә басма чыгарды. Анда Сәкинә Шәймиева укучыларны үзенең тормышы, гаиләсе, балалары, туган-тумачалары, яшәше белән таныштыра. Әлеге китаптан кайбер өзекләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.    

“Минем өчен ул – гомерлек тормыш юлдашым”

.... Чын дөресен әйткәндә, мин игътибар үзәгендә булырга ярат¬мыйм. Кибеткәме, базаргамы – кая барсам да, йә болай гына йөрер¬гә чыксам да, мине, әлбәттә, таныйлар, игътибар итәләр. Шунысы күңелле, берәү дә бернинди начар сүз әйтми, барысы да дустанә мөгамәләдә. Шулай да, мин күзгә бик ташланып тормаска тырышам. Шуңа күрә дә ял итәргә дә ераграк җиргә, безне белми торган урынга барабыз.


Һәрвакыт игътибар үзәгендә булу – авыр хезмәт. Үзеңне тиешле югарылыкта, һәрвакыт үз дәрәҗәңә лаек тотарга кирәк. Кешеләр мине ничек кабул итсә, иремә дә караш шундыйрак булачак бит. Гомумән, ир-ат турында аның хатынына карап фикер йөртәләр. Миңтимер минем халык алдындагы ролемнең мәгънәсен яхшы аңлый. Минем юбилейда ул болай диде:

– Иманым камил, Сәкинәне безнең тирәдәге кешеләр, республика җитәкчеләре, иң элек аларның җәмәгатьләре барысы да ихтирам итә. Һич уйламый-нитми, үзе дә сизмәстән, ул дәүләти эшләрне хәл кыла – үз тирәсенә җитәкчеләрнең хатыннарын туплый. җитәкчеләрнең хатыннары арасында төрле мөнәсәбәтләр күрергә туры килде, кайвакыт бик киеренке хәлләр булгалый. Бу дәүләт эшләренә зур зыян сала. Ә бездә исә бик матур күренеш күзәтелә: беренче леди үз тирәсендә игелек даирәсе булдырып, бердәмлекне тәэмин итә.

Мин әлеге югары бәя өчен ире¬мә бик рәхмәтле. Мин бит бервакытта да «беренче леди» булырга өйрәнмәдем. Укыганда этика, этикет дигән фәннәр кермәде шул безгә. Өстәвенә, татар хатын-кызына тыйнак булу мәгъкуль. 

Хатын-кызны, бизәктән дә биг¬рәк, әдәп-нәзакәт бизи, дигән без¬нең халык. Әйткәнемчә, мин үз вазифамны хакимият башындагы иремә ышанычлы терәк булуда күрәм. Минем үз-үзем булып каласым килә. Миңтимер белән аны дулкынландыручы проблемалар турында фикер алышабыз, сөенечләр дә, көенечләр дә уртак. Шул рәвешчә мин барыбер күп кенә вакыйгалардан һәм аның эшләреннән хәбәрдармын. Әмма мин аның эшләренә кысылмыйм, тыңлыйм, хәленә керәм, теләктәшлек итәм.

...Иң кыены – табигый матурлыкка ирешү, диләр. Моның өчен үз-үзең булып калырга, үз табигатеңне сакларга кирәк дип беләм. Миңа «беренче леди» ролен уйнау авыр булыр иде. Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты: мин бу рольгә керергә омтылып та карамадым. Миңтимернең язмышында минем урыным башка. Мин – аны яратучы һәм ул яраткан хатын-кыз. 

Минем өчен ул һәрвакыт – гаилә башлыгы, улларымның атасы, сөйгән ярым. Гомерлек тормыш юлдашым. Кайгысын да, шатлыгын да бергә кичерәбез, халык әйтмешли, бары – бергә, югы – уртак. Ул минем янымда дәүләт мәшәкатьләреннән ял итә. Ә гаилә сәясәте минем кулда. Президент дәрәҗәсенә күтәрелгән иремне мин яратып, гади итеп “әтисе” дип йөртәм. Миңтимер минем юбилеемда: “Яратмаска сине мөмкин түгел”, - диде. Хатын-кыз өчен моннан да кадерлерәк сүз була микән? Миңа моны ишетү бик рәхәт, чөнки Миңтимер тыйнак кеше, мондый ягымлы сүзләр миңа сирәк эләгә. 
Мин – бәхетле хатын-кыз.      

...1961 елда туебыз алдыннан, Минтимер миңа: «Сәкинә, белеп тор: мин – авыл малае, үземә авыл һөнәре сайладым. Без һәрвакыт авыл җирендә яшәячәкбез. Бай, купшы сарайларыбыз да булмас. Ләкин шуны ышандыра алам: гомерем буе яратырмын!»  – диде. Мин шул вакытта аңа: «Ә мин, син кайда – һәрвакыт шунда булырмын...»  – дидем. Вәгъдәбездә торабыз. Хәзер инде анык беләм: бәхетебез шунда безнең. Алдагы көннәребез дә якты булсын иде, йа Раббым! Минтимер ышыгында яшәве миңа бик рәхәт!...

 

Фотолар "Реальное время" сайтыннан алынды

Бүген бөтен кеше Шәймиевлар гаиләсенең кайгысын уртаклаша. “Шәһри Казан” газетасы редакциясе коллективы да Минтимер Шәймиевнең һәм аның гаиләсенең тирән югалту ачысын уртаклаша. 


 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X